-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 гыйнвар 2021, 16:35

Тагын кемнәр пенсиягә вакытыннан алда чыгачак?

Әлеге исемлек тулыландырылды.

Әлеге исемлек тулыландырылды.

2021 елда COVID-чирлеләр белән эшләгән табиблар пенсиягә вакытыннан алда чыга алачак. Бу хакта Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Кусайко белдерде.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта коронавируслы авырулар белән эшләүнең бер ае өч айга тиңләнә. Шуңа күрә пенсиягә чыгу мөмкинлеге яңадан исәпләнәчәк.

«Моннан тыш, аларга бәясе миллион ярым сумга кадәр булган автомобиль сатып алуга ташламалар да бирелгән. Ташлама 375 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Медицина хезмәткәрләре, шулай ук, билгеле бер стаж булганда торакны хосусыйлаштыру мөмкинлегенә ия булды", - дип өстәде ул.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, быел аеруча авыр һәм хәвефле эш урыннарында эшләүче русиялеләр вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы алачак. Сүз, аерым алганда, металлургия, машина төзелеше һәм химия производстволары хезмәткәрләре турында бара.

Моннан тыш, инвалидлар, Ерак Төньяк районнарында эшләүчеләр һәм күпбалалы аналар страховка пенсиясен вакытыннан алда алу хокукына ия.

Фото: кп.ру


Читайте нас: