-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 гыйнвар 2021, 22:30

"Йортсызларга ярдәмгә күп кеше килә..."

Башкортстанда #МыВместе Бөтенрусия акциясе партнерлары авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә. «Живое село» авыл хуҗалыгы кооперативы Уфада Крестовоздвиженский чиркәве каршындагы приютка 100 килограммнан артык сөт продукциясе китерде.

Биредә вакытлыча 40 тирәсе кеше яши.

Чиркәү башлыгы һәм аның ярдәмчеләре кешеләргә документларын тергезергә ярдәм итә, ә кирәк булганда шәһәр поликлиникаларында һәм дәваханәләрендә медицина ярдәмен оештыра.

- Без аларны өч тапкыр туклану, кием-салым, йоклау урыны белән тәэмин итәбез. Әгәр яхшы кешеләр ярдәме булмаса, без мондый күләмне колачлый алмас идек. Бу эш белән без 20 елдан артык шөгыльләнәбез. Тормыш читендә калган кешеләргә ярдәм итү омтылышы белән күп кеше килә. Һәм бу бик нык сөендерә, - дип сөйләде чиркәү хезмәткәре Роман Хәбибуллин.

Башкортстандагы Гомумрусия халык фронты активистлары чираттагы тапкыр приютка “Яхшылык арбалары” акциясе кысасында җыелган продуктларны китерде. Акция символикасы төшерелгән махсус кәрзиннәр Уфа кибетләрендә һәм супермаркетларда урнаштырылган. Аларга теләгән һәркем авыр тормыш хәлендә калган якташлары өчен озак сакланучы продуктлар һәм беренче кирәк-ярак товарларын сала ала.

Фото: Башинформ
Читайте нас: