-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 гыйнвар 2021, 19:40

Үз өеңдә — үз көең

Бүздәк районында мохтаҗларга фатир ачкычлары тапшырылды.

Соңгы өч елда Бүздәк районында тормыш-көнкүрешкә кагылышлы социаль мәсьәләләр эзмә-эзлекле хәл ителә башлады. Атап әйткәндә, инвалидларны торак белән тәэмин итүдә дәүләт программалары нәтиҗәле файдаланыла.

Хәрәкәт итү мөмкинлекләре чикле инвалидларны, шулай ук гаиләләрдә тәрбиялә­нүче аерым категория авыруларны социаль торак белән тәэмин итүдә өстенлекле шартлар каралган. Бүздәк районында мондый социаль торакка исәп тотучылар берничә дистә санала. Кызганычка каршы, инвалид балаларның һәм аларга тиңләштерел­гәннәрнең торак алудагы хокуклары озак еллар дәвамында санга сугылмады. Тиешле таләпләрне үтәп, чиратка бассалар да, мохтаҗларга социаль торак бүлү кичектерелде.
— Район хакимияте җитәкчелегенә Азат Арсланов килү белән бу юнәлештә хәл уңай якка үзгәрде, — ди Иске Таулар авылында яшәүче Гали Гатауллин. — Ни өчен дигәндә, Азат Марат улы — кешелекле җитәкче, эшендә халык мәнфәгатьләрен хәстәрләүне алгы планга куя. Моны безнең гаилә генә түгел, башкалар да тоеп-сизеп торадыр, дип уйлыйм. Улыбыз Азат, инвалид буларак, ташламалы шартлардагы социаль торакка дәгъва итеп, озак еллар чиратта торды. Менә, ниһаять, әлеге катлаулы мәсьәлә хәл ителде – аңа Бүздәк авылының яңа бистәсендәге йорттан фатир бүленде. Мин моны җитәкчелек тарафыннан район халкы турында күрелгән хәстәрлекнең матур бер чагылышы буларак кабул итәм.
2005 елда чиратка баскан Каран авылында яшәүче Лариса Әхмәдуллина да барлык уңайлыклары булган торак алды. Фатир ачкычын аңа Бүздәк районы хакимияте башлыгы Азат Арсланов тапшырды һәм сертификат хуҗаларына сәламәтлек теләде.
Бу җәһәттән шуны да әйтәсе килә: Бүздәк төбәгендә торак төзелеше киң колач белән алып барыла. Район үзәгендә, мәсәлән, берничә яңа бистә барлыкка килде. Димәк, социаль юнәлештәге күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә дә яңа мөмкинлекләр ачыла.

Читайте нас: