-13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
20 гыйнвар 2021, 20:35

Туклану сыйфаты контрольдә тотылачак

Республиканың социаль өлкә учреждениеләрендә сыйфатлы туклану белән тәэмин итүгә Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы белән республика Контроль- исәп палатасы арасында 20 гыйнварда төзелгән килешу яңа импульс бирәчәк.

Республиканың социаль өлкә учреждениеләрендә сыйфатлы туклану белән тәэмин итүгә Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы белән республика Контроль- исәп палатасы арасында 20 гыйнварда төзелгән килешу яңа импульс бирәчәк.

Документка сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев һәм Контроль-исәп палатасы рәисе Константин Шаһиморатов кул куйдылар.

- Без халыкның санитар-эпидемиологик хәвефсезлеген тәэмин итүгә, кулланучылар хокукларын яклауга, азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануга юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашырганда үзара хезмәттәшлек турында килештек, - диде Алексей Гусев.

- Ачыкланган хокук бозулар буенча материаллар тиешле карар кабул итү өчен Контроль-исәп палатасына тапшырылачак. Бу туклануны намуссыз оештыручыларга карата чараларны катгыйландырырга, шулай ук төзелгән дәүләт контрактларының үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк, – дип аңлатты министр.

Моннан тыш, яклар үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүмати-аналитик материаллар белән алмашу турында килеште. Шулай ук хезмәттәшлек уртак күчмә чаралар, киңәшмәләр һәм "түгәрәк өстәл"ләр оештыруны күздә тота.

Фото: главарб.ру
Читайте нас: