-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
21 гыйнвар 2021, 18:26

Мәрхүмнең пенсиясен ничек алырга?

Русия Пенсия фонды илебез халкына мөрәҗәгать белән чыккан: вафат булган туганнарыгызның алып бетерелмәгән пенсиясен алыр өчен озакка сузмыйча фондка гариза язарга кирәк.

Русия Пенсия фонды илебез халкына мөрәҗәгать белән чыккан: вафат булган туганнарыгызның алып бетерелмәгән пенсиясен алыр өчен озакка сузмыйча фондка гариза язарга кирәк.

Пенсия фонды хезмәткәрләре аңлатуынча, вафат булуы сәбәпле, алынмый калган пенсия акчасы мәрхүмнең туганнарына бирелә. Тик бу эшнең үз нечкәлекләре бар.

Беренчедән, үлгән кешенең пенсиясе ул бакыйлыкка күчкән ай өчен генә тапшырыла. Икенчедән, әлеге акча аның туганнарына күчәсе мираска керми. Бу акчага бары тик вафат булган пенсионер белән бер түбә астында гомер кичергән якыннары гына дәгъва итә ала. Түләнми калган пенсияне алу өчен мәрхүмнең туганнары пенсионерның вафатыннан соң алты айдан да калмыйча Фондка мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Пенсия фонды белгечләре билгеләвенчә, әлеге акчаны сорап, мәрхүмнең берничә туганы килсә, ул аларга бертигез өлешләргә бүленеп бирелә.

Алынмый калган пенсияне юллар өчен мәрхүмгә аны түләүне башкарган Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итү зарур. Анда берничә документ бирү таләп ителә: гариза язучының паспорты, пенсионерның вафат булуы хакында танытма, гариза иясенең мәрхүм белән туганлыгын дәлилләүче һәм бер фатирда яисә йортта яшәгән, теркәлгән булуы хакында белешмәләр.

Фото: ria.ru
Читайте нас: