+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
22 гыйнвар 2021, 20:05

Социаль ярдәм аласызмы?

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы социаль ярдәм мәсьәләләре буенча күпканаллы телефон элемтәсе линиясен эшләтеп җибәрүне анонслады.

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы социаль ярдәм мәсьәләләре буенча күпканаллы телефон элемтәсе линиясен эшләтеп җибәрүне анонслады.

Ул 25 гыйнварда республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә эшли башлаячак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

"Оператор мөрәҗәгать темасы буенча консультация бирә һәм кирәк булганда мөрәҗәгатьне контрольгә ала. Гражданның контактлары алга таба элемтә һәм ул белдергән мәсьәләне яки мәсьәләләрне хәл итүне контрольдә тоту өчен саклана", - диләр министрлыкта.

Күпканаллы телефон номеры эш көннәрендә учреждениенең эш режимы нигезендә: 8.30дан 17.30 Эга кадәр эшләячәк. Ял көннәре - шимбә һәм якшәмбе.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен гражданнар тон режимында түбәндәге ташламалар категориясен сайлый ала: балалы гаиләләр, ветераннар, инвалидлар һәм башка категория гражданнар.

Республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары өчен бердәм номер: 8 (347) 200-80-80* (яшәү урыны буенча үзәк филиалы белән кушылу өчен өстәмә номер җыярга кирәк).

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сөйләшү вакыты элемтә операторының тарифлары буенча түләнә.

Фото: башинформ
Читайте нас: