+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
27 гыйнвар 2021, 22:10

Балаларның хыяллары чынга ашты!

"Теләкләр чыршысы” Яңа ел хыялларын тормышка ашыруны дәвам итә.

"Теләкләр чыршысы” Яңа ел хыялларын тормышка ашыруны дәвам итә.

"Теләкләр чыршысы" республика балаларының Яңа ел хыялларын тормышка ашыруны дәвам итә. Кичә Уфада “Бердәм Русия” партиясе вәкилләренең акция ярдәмендә үзләренең теләкләре тормышка ашкан балалар белән дүртенче очрашуы узды. Бу юлы 20 бала бүләкләр алды, дип хәбәр итә “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе.

“Теләкләр чыршысы " акциясе турында без яңалыклардан белдек, аларны еш кына Яңа ел алдыннан күрсәттеләр. Улымның Кыш бабайдан бүләккә джип алу хыялы бар иде. Без Кыш бабайга хат язарга булдык. Әлбәттә, безнең хыял тормышка ашты. Гомумән, без бик канәгать”, — дип сөйли акциядә катнашучы Русланның әнисе Эльвина Хәбетдинова.

Элегрәк проект "Яңа елның дуслык чылбыры” дип аталган иде. 2020 елдан әлеге акция федераль масштабка ия булды. Хәзер “Теләкләр чыршысы" илнең барлык төбәкләрендә диярлек уза. Теләк язылган хатны 27 декабрьгә кадәр җибәрергә мөмкин иде.

Быел проект бөтен республикадан 508 заявка алган. Катнашучылар хәйриячеләрдән санлы техника, уен кораллары, уенчыклар, кием-салым гына түгел, хәтта танылган кешеләр белән сәфәргә чыгу яисә очрашулар оештыруны да сорый алды.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: