+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
2 февраль 2021, 21:05

Гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйләделәр

“Бердәм Русия” онлайн-лекториясенең “Балачак дөньясы” темасына багышланган беренче дәресе булды. Анда чакырылган спикерлар Башкортстанда эшләүче гаиләләргә ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләде.

Бердәм Русия” онлайн-лекториясенең “Балачак дөньясы” темасына багышланган беренче дәресе булды. Анда чакырылган спикерлар Башкортстанда эшләүче гаиләләргә ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләде.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева Русиядә 2018-27 елларның "Балачак унъеллыгы" дип игълан ителүен искәртте.
"Гаиләләрдә, катлаулы эпидемиологик хәлгә карамастан, балалар тууы артуы бик сөендерә. Безнең тыңлаучыларга без күп балалыкны пропагандаларга телибез ", - дип ассызыклады "Бердәм Русия" төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников саннарга һәм документларга җентекләп тукталды. Аның сүзләренә караганда, быел гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү өчен 16,7 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Бу, 2019 елдагыга караганда, өч тапкырга диярлек күбрәк.
Төрле түләүләр турында тулырак белү өчен күпканаллы телефонга шалтырату җитә: 8(347)200-80-80. Ул күпсанлы сорауларга җавап бирү өчен махсус булдырылган, эш көннәрендә 8:30дан 17:30 сәгатькә кадәр эшли.
Шулай ук спикер республикада ятим балалар санын киметү эшчәнлеге турында да сөйләде.
"Күңелсез статистика: Башкортстанда ятим балаларның 80 проценты - социаль ятимнәр, ягъни аларның әти-әниләре бар", - дип өстәде Юрий Мельников. Узган елда дүрт меңнән артык шундый гаилә ачыкланган, аларда 15 мең тирәсе бала тәрбияләнә.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин республикада туучылар саны турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә төбәкнең хатын-кызлар консультацияләрендә 40 мең 300 йөкле хатын-кыз исәптә тора. "Туучылар саны узган елдагыдан ким булмас дип уйлыйбыз", - диде Игорь Засядкин. Шул ук вакытта спикер йөклелеккә әзерлекле булырга: анализлар тапшырырга, сәламәтлегеңне тикшерергә, кирәк булганда дәваланырга чакырды.
Эфирны тыңлаучылар онлайн-режимда спикерлар сораулар бирде.
Трансляция язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: (https://vk.com/wall-178540004_82948?z=video-178540004_456239478%2F954b12c106387c6d%2Fpl_post_17854
Фото: "Бердәм Русия".
Читайте нас: