+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
5 февраль 2021, 11:45

Авырлы хатыннарга ай саен акча түләячәкләр...

Бу хакта закон проекты эшләнә. Ә күпме түләячәкләр?

Бу хакта закон проекты эшләнә. Ә күпме түләячәкләр?

Башкортстаннан депутат Инга Юмашева кергән Дәүләт думасы депутатлары төркеме йөкле русиялеләргә 20шәр мең сум акча түләү турында закон проектын эшли. Авторлар хатын-кызларга ел ярым дәвамында айлык түләү хокукын бирүче махсус сертификатлар бирергә тәкъдим итә, дип яза News.ru.

Инга Юмашева, Николай Земцов һәм Петр Толстой фикеренчә, бу булачак әнинең матди хәлен яхшыртып кына калмыйча, демографик вәзгыятькә дә уңай йогынты ясаячак. Документларны карауга Дәүләт думасының язгы сессиясенә кертү планлаштырыла.

«Бу туымны арттырырга мөмкинлек бирәчәк, әгәр кабул ителмәсә, әлеге сабыйларның әниләре абортка барачак. Без бу балаларның безгә кирәк булуын күрсәтергә тиеш. Әле закон проекты эшләнә", - ди депутатлар.

Фото: башинформ
Читайте нас: