Дәүләт думасында ана капиталы алучылар исемлеген киңәйтергә тәкъдим иттеләр.
Дәүләт думасына туым дәрәҗәсе түбән булган төбәкләрдә өченче һәм аннан соңгы балаларга ана капиталы түләүне күздә тоткан закон проекты кертелде. Документ авторлары - ЛДПР фракциясе депутатлары.
Акчаны 2022 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы хокукыннан файдаланмаган гаиләләргә бирергә тәкъдим ителә, дип сөйләде Тelegramда башлангычны әзерләүчеләрнең берсе, Дәүләт думасының хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов.
Моннан тыш, әлеге чарадан элек файдаланмаган очракта, өченче, дүртенче яки аннан соңгы баланы бердәнбер уллыкка алучы булган ир-атларга акча түләргә тәкъдим ителә.
Башлангыч авторлары билгеләп үткәнчә, туучылар саны түбән булган күп кенә төбәкләр өченче бала туган гаиләләргә ярдәм итү буенча үз чараларын раслады. Әмма мондый түләүләрнең күләме уртача 100-150 мең сум гына тәшкил итә, бу, парламентарийлар фикеренчә, туучылар санын сарттыру өчен җитәрлек сумма түгел.
2021 елда ана капиталының күләме - беренче балага 483 882 сум һәм икенче балага 639 432 сум тәшкил итәчәк.
Фото: РИА Новости