-8 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
17 февраль 2021, 17:50

Ветераннар һәрчак сафта

Кырмыскалы районы ветераннар оешмасының игелекле эшләре туган төбәгенә битараф булмаган кешеләр ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Кырмыскалы районы галимнәр, иҗат кешеләре белән генә түгел, авыл хуҗалыгы тармагында зур казанышларга ирешеп, район һәм республика үсешенә точ өлеш керткән хезмәт алдынгылары белән дә данлыклы. Социалистик Хезмәт Геройлары Раил Камалов, Фәрит Садыйков, Банат Батырованың исемнәре республика күләмендә дә яхшы билгеле. Ә күпме Ленин Ордены кавалерлары! Районыбыз тарихында тирән эз калдырган бу шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш башкарыла: китаплар, брошюралар, альбомнар нәшер ителә, урамнарга аларның исемнәре бирелә, алар турында якты истәлек туган як һәм мәктәп музейларында кадерләп саклана. Район Ветераннар советы тарафыннан дистә еллар буена дәвам иткән эшнең тагын бер нәтиҗәсе булып шул көннәрдә район хакимияте бинасында Хезмәт батырлыгы залы ачылды. Әйткәндәй, Әбделхәй Мөхәммәтҗанов җитәкчелек иткән җәмәгать оешмасының изге эшләре моның белән генә чикләнми.
Районның патриоты ул
Район Ветераннар советы турында сүзне аның җитәкчесе Әбделхай Мөхәммәтҗановтан башлыйсы килә. Ул үзе дә фронтовик гаиләсеннән. Шуңа да патриотлык тойгысы аның канында ук. Әтисе Лотфулла Мөхәммәтҗанов Бөек Ватан сугышыннан каты яраланып кайта. Кулы имгәнүгә карамастан, гомере буе тимерче булып эшли. Әтисе һәм Туган иле өчен үзләрен аямый яшәгән һәм эшләгән шул чор кешеләренең үрнәгендә үсә Әбделхәй Лотфулла улы. Шуңа үзенең гомерен дә туган районына хезмәт итүгә багышлый. Хезмәт юлын урындагы хуҗалыкта гади тракторчы булып башлап җибәрә. Башкорт дәүләт аграр университетында белем алып, Ленин исемендәге колхозда биш ел агроном булып хезмәт сала. Соңрак 27 яшендә шул хуҗалыкның рәисе итеп сайлана һәм бу йөкне район партия комитетының икенче секретаре итеп сайланганчы, 10 ел уңышлы тарта. 1998 елда район Советы башкарма комитеты рәисе итеп тәганләнә. Хаклы ялга ул район хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасыннан китә. Ләкин шунда ук районның шәрәфле шәхесе иңнәренә җәмәгать бурычлары йөкләнә – менә инде 10 елга якын ул Ветераннар советына җитәкчелек итә. Шул ук вакытта район хакимияте каршындагы Җәмәгать советы әгъзасы да булып тора.
Бер-беребезгә терәкбез
Өлкән буын вәкилләре бүген район халкының өчтән берен тәшкил итә. Әлеге категория гражданнар җәмгыять игътибарына мохтаҗ, шуңа да аерым авыл биләмәләрендә ялгыз һәм мохтаҗ өлкәннәр турында тиешле кайгырту күрелә. Райондагы 16 авыл биләмәсенең һәрберсендә башлангыч ветераннар оешмалары уңышлы эшләп килә. Әбделхай Лотфулла улы белдерүенчә, аларга гомерләре тырыш хезмәттә узган, шул авылларда гына түгел, район буенча танылу алган лаеклы кешеләр җитәкчелек итә. Бозаяз авыл биләмәсендә Рәшит Ислам улы Жданов, Сахайда Флюр Әхмәт улы Уразгилдин, Прибельскийда Рәшит Ишмөхәммәт улы Гәрәев, Шәйморатовта Әфкать Мәүлимбирде улы Нигъмәтулин, Иске Бәбечтә Нурия Хәсән кызы Иштуганова һәм башкалар бу бурычларны дистә еллар дәвамында уңышлы башкарып киләләр.
- Әлбәттә, ветераннар советы акчалата ярдәм итә алмаса да, мөрәҗәгатьләр игътибарсыз калмый, килеп туган мәсьәләләрне төрле юллар белән хәл итәргә тырышабыз, башка инстанцияләргә җибәрәбез, - ди рәис.
Соңгы елларда өлкән буын вәкилләренең районыбызның социаль йөзен үзгәртүдәге роле дә арта бара. Алар районда барган төзекләндерү эшләрендә, чисталык өмәләрендә актив катнашалар. Авыллардагы һәйкәл, мәчет, зират биләмәләрен төзекләндерүгә зур игътибар бирелә икән, монда өлкәннәрнең һәм урыннардагы ветераннар оешмасының да роле зур.
Өлкәннәрнең рухи дөньясын баету, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау юнәлешендә алып барылган эшләр дә игътибарга лаек. Берничә ел элек район үзәгендә “Таң” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге тарафыннан “Бер-беребезгә кирәкбез” дигән клуб ачылды. Алар оештырган чараларда пенсионерлар зур теләк белән катнаша. Район мәдәният сарае каршында дистә еллар дәвамында уңышлы эшләп килгән “Ветераннар хоры” барлык бәйрәмнәрнең бизәге булып, уңышлар яулый. Байтак авылларда ветераннар өчен төрле түгәрәкләр, клублар эшли.
Бу тереләргә кирәк
Өлкән буынның мәнфәгатьләрен кайгырту, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча эшләрдән тыш, йолаларны, тарихны саклауга, киләсе буынга тапшыру юнәлешендә дә зурлап сөйләр вакыйгалар, сокланырлык нәтиҗәләр бар.
Сугыш һәм хезмәт ветераннары исемнәрен мәңгеләштерү эшендә Ветераннар советын алдан йөрүче дип әйтергә була. Байтак мәгълүматны Әбделхәй Мөхәммәтҗанов ничәмә-ничә еллар бөртекләп туплап килгән, бүген дә бу юнәлештә эшләвен дәвам итә. Шуның нәтиҗәсе булып китаплар бастырыла, авыларда һәйкәлләр яңартыла, яңалары ачыла. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан гына райондагы 8 бәләкәй авылда яңа һәйкәлләр барлыкка килде.
- Боларның барысы да - бердәм эш нәтиҗәсе, - ди оешма рәисе, авыл Советлары, район хакимяте һәм туган ягыбызның тарихына битараф булмаган кешеләрнең ярдәмен билгеләп.
Шулай, районның шәрәфле шәхесләре – нефть тармагы ветераны Рафаил Сәет улы Нурмөхәммәтов, “Финанс Меркурий маркет-групп” оешмасы генераль директоры Айрат Мөдәрис улы Сөләйманов, “Вилюй” кампаниясе җәмгыяте генераль директоры Михаил Васильевич Малюшинның изге эшләре санап бетергесез.
Әбделхәй Лотфулла улы әйтүенчә, Хезмәт даны залын ачу хыялы белән байтак еллар янып йөри. Ләкин финанс мөмкинлекләр чикле булу сәбәпле, ул озак елларга сузыла. Кемнәргә генә мөрәҗәгать итми, кирәкле сумманы таба алмый. Узган елда ул үзенең уй-ниятләрен Михаил Малюшинга җиткерә. Ул бу изге эштә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирә һәм сүзендә тора.
Шулай итеп, район хакимиятенең беренче катында ремонт эшләре башкарыла һәм тарихи экспонатлар урнаштырыла. Хәзер районның Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Ленин Ордены кавалерларының портретлары, элекке колхоз һәм совхозларның күчмә Кызыл Байраклары, авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгән уңышлар өчен бирелгән Мактау грамоталары һәм дипломнар, шулай ук башка тарихи экспонатларны бирегә килүчеләр зур кызыксыну белән карап йөри.
Киләчәккә планар зурдан
Әлеге вакыта район биләмәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә 50 һәйкәл, мемориаль комплекслар бар. Киләчәктә шулар һәм райондашларыбыз – Советлар Союзы Геройлары : Алексей Калганов, Григорий Васильев, Алексей Никифоров, Иван Полунин, Иван Грачев, Василий Белов, Дан Орденының тулы кавалеры Мостафа Газизов һәм Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән башка батырларыбыз турында китап чыгару ниятен тормышка ашыру өстендә эшлиләр. Әбделхәй Лотфулла улы әйтүенчә, әле һаман булса билгеле-билгесез исемнәр бар, шулар турында мәгъүмат җыю белән мәшгульләр. Әйтик, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район геройлары исемлегендә алтынчы кеше барлыкка килде. Аңа кадәр Советлар Союзы Герое Василий Михайлович Белов (тумышы белән Мәскәү өлкәсеннән) рәсми рәвештә безнең якташ дип исәпләнми иде, чөнки ул районда озак яшәмәгән. Ләкин туган якны өйрәнүчеләр В.М.Беловны Кызыл Армия сафларына Бозаяз хәрби комиссаритаты тарафыннан чакырылуын дәлилли алдылар. Узан елдагы тагын бер куанычлы вакыйга – якташыбыз Миңлегали Шәйморатовка Русия Герое исеме бирелде. Халык батырының рәсми рәвештә Русия Герое итеп танылуы өчен район һәм республикада гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдәдә култамгалар җыю акцияләре оештырылды. Гомум көч белән, ниһаять, тарихи гаделлек тергезелде.
Тарихи фактларны әзләү, теркәү, саклау буенча зур көч салган район Ветераннар советы бу юнәлештә эшен киләчәктә дә дәвам итәчәк. Әйткәндәй, өч ел элек Ветераннарга, инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү фонды коммерция нигезендә булмаган оешма төзеп, грант алуга да ирештеләр. Ул аларга байтак идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме, районда туган ягын яраткан, аның үткәне, бүгенгесе белән кызыксынып һәм горурланып, киләчәге өчен янып-көеп яшәгән һәм эшләгән кешеләр бар. Ветераннар оешмасының уй-ниятләре, башлыча, аларның ихлас ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: