Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
19 февраль 2021, 10:55

Янә пенсия реформасы

Закон проекты ел ахырында тикшерүгә чыгарылачак, диләр.

Закон проекты ел ахырында тикшерүгә чыгарылачак, диләр.

Русия Финанс министрлыгының ирекле тупланма пенсия системасы турында яңа закон проектын эшләп бетерүе билгеле булды, аны агымдагы елның декабрендә тикшерүгә кертәчәкләр. Документка «Яшерен» грифы сугылган диләр.

"Яшеренлек теләсә нинди пенсия реформаларының популяр булмавы белән бәйледер. Яңа реформалар турында фикер алышу кешеләрдә алдан ук бу үзгәрешләргә каршылык тудырырга мөмкин", - дип белдерә «Финам» компаниясе аналитигы Алексей Коренев.

Шул ук вакытта дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары милли ассоциациясенең (НПФ) беренче вице-президенты Сергей Эрлик чынлыкта бернинди сер дә юк, дип саный. Экспертлар тупланма пенсия программалары зур яклау табачак, дип ышана, чөнки кешеләргә үзләренең имин картлыгын тәэмин итәргә кирәк.

Билгеле булуынча, 2019 елның көзендә Финанс министрлыгы һәм Үзәк Банк тупланма пенсия системасының яңа төрен — гарантияләнгән пенсия планын (ГПП) тәкъдим иткән иде. Яңа пенсия системасы дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына хезмәт хакларыннан шәхси взнослар хисабына булачак пенсияне туплау (страховка өлешеннән тыш) мөмкинлеген бирергә тиеш.

Русиялеләр өчен яңа системага керү ирекле булачак. «Грант Торнтон» компаниясе директоры Игорь Николаев хәбәр иткәнчә, яңа тупланма пенсия системасын кабул иткәндә, керем салымын (подоходный налог) арттырырга мөмкиннәр.

Фото:pixabay.com.
Читайте нас в