+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Социаль өлкә
21 февраль 2021, 15:55

Элекке пенсия яшен кайтаралар...

Һәркемгә дә түгел, аерым категория гражданнарга.

Һәркемгә дә түгел, аерым категория гражданнарга.

Русиядә Төньяк һәм Ерак Көнчыгышта яшәүчеләргә элекке пенсия яшен кире кайтарырга мөмкиннәр. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында хәбәр итәргә мөмкин. Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Олег Шеин әнә шундый фараз белән уртаклашты.
Элегрәк бу хакта сүзләр булган иде. Атап әйткәндә, Хөкүмәт һәм Хезмәт министрлыгы элек төньякта һәм Ерак Көнчыгыш территорияләрендә яшәүчеләргә пенсия яшен кире кайтару, шулай ук эшләүче пенсионерларга индекслау вариантларын әзерләгән.
Дәүләт думасы депутаты, Русиянең элекке хезмәт һәм социаль үсеш министры Сергей Калашников фикеренчә, хәзерге шартларда кискен үзгәрешләрне фаразлау кыен. «Без соңгы вакытта, бигрәк тә пенсия системасында бер чиктән икенчесенә тайпылуны күзәтәбез. Шуңа күрә пенсия реформасы концепциясе тулысынча билгеле булмаган әлеге очракта, Хөкүмәт гамәлләренең эзлеклелеген алдан әйтү кыен", - дип сөйләде Калашников.

Фото:pixabay.com

Читайте нас: