+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
3 Марта 2021, 07:55

Их, абзый, ничә хатынның күз яшьләре төште икән сиңа...

"Дөрес яшәмәдем, хәзер үкенәм", - ди Линар.

"Дөрес яшәмәдем, хәзер үкенәм", - ди Линар.

Башкортстан волонтерлары авыр хәлдә калган пенсия алды яшендәге инвалидка ярдәм итә.

"Линарның тормышы "Джентельмены удачи" фильмыннан Гаврил Петровичның (Хмырь) тормышын хәтерләтә. Башта барысы да яхшы бара кебек - гаилә, фатир, балалар - барысы да тәртиптә. Тик күпмедер вакыттан соң бар да кире якка тәгәри - хәмер бәласе, гаилә таркалу, эшен югалту һәм түбәнгә тәгәрәү...

"Дорогие мои старики» коммерцияле булмаган автоном оешмасы волонтерлары игътибарын җәлеп иткәнче, ир авылда, ташландык йортта, бер хатын белән яши. Пандемия вакытында хатын пневмониядән үлә. "Бер атна эчендә диярлек "янды" да югалды, – ди ул волонтерларга.

Ир урын өстендә ята диярлек, чөнки ике инсульт кичергән. Сөеклесе вафатыннан соң ул бөтенләй ялгыз кала. "Әле җылы булганда, аңа авылдагы күршеләре булышкан, ашатканнар, ә салкыннар башлангач, вакытлыча урындагы дәваханә сыендырган", – дип сөйли волонтерлар.

Ленар абыйның туганнары да бар, тик аларның берсе - үзе муеннан бурычта, икенчесе картайган әнисен карый икән.

Ә Ленар абый дәваханә түшәменә карап, тормышын уйлап ята... "Дөрес яшәмәдем шул, хәзер бик нык үкенәм", - ди ул.

"Хатын-кызның күз яше җиргә төшми", - дия иде нәнәй. Кайда төшкәнен тормыш күрсәтә.

Фото: АНО "Дорогие мои старики".


Читайте нас