+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
10 март 2021, 04:55

Кемне – су һәм юл, кемне зират борчый

Әлшәй районында агымдагы елга өстенлекле бурычларны билгеләделәр.

Халкы матурлыкка омтылып, җитеш тормышта яшәүче төбәктә авылларны төзекләндерүгә электән зур игътибар бирелә. Әлеге максатта төрле мөмкинлекләр файдаланыла, әлбәттә. Авыл бәйрәмнәренә, сабантуйларга әзерлек барышында, мәсәлән, урамнар, ихаталар тәртипкә китерелеп, тирә-юнь күркәмләнеп кала, бер сүз белән әйткәндә, ямьләнә авыллар.

“Урындагы башлангыч-ларга ярдәм” программасы гамәлгә куелгач исә авылларны төзекләндерү тагын да күләмлерәк төс алды. Әй-тергә кирәк, тәүге мәлләрдә үк районның авыл билә-мәләре әлеге программада катнашуны максат итеп алды. Нәтиҗәдә, авылларда көнүзәк социаль проблемалар эзмә-эзлекле хәл ителә башлады. Әмма республика дәрәҗәсендәге максатлы программага керү җиңелдән түгел, чөнки анда куелган шартлар шактый катлаулы, ә аларны мотлак үтәү таләп ителә.
Үткән елда, мәсәлән, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнашу өчен төбәкнең 12 авыл биләмәсе дәгъва итте. Проектлар арасында өстенлекне зиратларны коймалау, юл-ларны ремонтлау, суүткәр-гечләрне яңарту ише тәкъ-димнәр алып торды. Ният-ләр изгедән иде, әмма районнан тәкъдим ителгән проектлардан икесе генә конкурста җиңеп чыга алды. Объектларга программада каралган финанслар бүле-неп, аңа урындагы бюджеттан һәм торак пунктларында яшәүчеләрдән җыелган акча да өстәлгәч, төзелешләр җәелдерелде. Шунысы куанычлы: программага кергән объектлар үткән елда ук сафка да басты. Атап әйт-кәндә, Аксен авыл билә-мәсенә караган Хәнҗәр авылында гомум кулланылыштагы юл яңартылды. Янә дә Ибрай авыл биләмәсе үзә-генең зираты төзекләнде-релде. 2019 елдан калган объект – Шафран авыл би-ләмәсенең Чайка авылында суүткәргеч корылды.
Максатлы программа кысаларында агымдагы елга планнар тагын да зурдан, әлбәттә. Алар моңа кадәр хәл ителмәгән социаль мәсьәләләрдән чыга. Әбдрә-шит авылы халкы, мәсәлән, биредәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә уен мәйданчыгы хәстәрли. Аксен авыл биләмәсенең Воздвиженка авылында яшәүчеләр биредәге юлны тәртипкә китерүгә өмет итә, Гайниямак халкы авыл зиратын коймалау мәсьәләсен күтәрә, Ибрай авыл билә-мәсенең Яңа Сәпәш авылында исә көнүзәк бурыч булып Бөек Ватан сугышы яугирләренә обеликсны яңарту тора, Әврез авыл биләмәсе трактор алуга исәп тота, Слак авылында балалар бакчасын яңартуны, ә Чебенледә суүткәргеч коруны тәкъдим итәләр.
Тоташ алганда, район-ның барлык авыл билә-мәләре дә максатлы программага лаеклы объектлар әзерләгән. Әйткәндәй, баш-лангычларның барысы да халыктан чыга, чөнки проектлар моңарчы авыл җыен-нарында тикшерелеп, анык төс алган. Кагыйдә буларак, авыллар халкы ихтыяҗлары – хәзерге чордагы мохтаҗ-лык нәтиҗәсе. Мәндән авыл биләмәсендә яшәүчеләр өчен, мәсәлән, янгын хәвеф-сезлеге – бүген аеруча кискен торучы мәсьәлә. Биредә үткән халык җыенында ул кичекмәстән хәл ителергә тиеш дигән нәтиҗәгә киленде. Ни өчен дигәндә, район үзәгеннән еракта урнашкан авылда күптән инде янгын сүндерү машинасы юк. Ә моның биредәге биләмәнең Мән-дән һәм Иске Васильевка авылларына зур куркыныч салуы көн кебек ачык. Әйткәндәй, төбәк халкы әлеге мәсьәләне элек тә күтәреп чыккан иде. Атап әйткәндә, үткән елда янгын сүндерү корылмасы алу тәкъдиме белән чыгып, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнаштылар. Ләкин, ни аяныч, Мәндән авыл биләмәсе конкурс сайлап алуында уңыш-сызлыкка тарыган.
Программага керүгә багышланган быелгы җыелыш-ның күп халык катнашлыгында һәм актив үтүенә дә әлеге үзенчәлек сәбәпче. Проектның якынча хакы 500 мең сум булуы да авыл җыенында катнашучыларны куркытмады. Авыл старостасы, авыл Советы депутаты Радик Әсәдуллин җитәк-челегендәге башлап йөрүче төркемнең бу җәһәттән анык планнары бар. Проектны тормышка ашыру өчен халыктан акча җыю турында килешкәннәр. Биредәге крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Мирсәетов иганә ярдәме күрсәтергә әзер. Болар барысы да сайлап алу конкурсында да исәпкә алынып, программада җиңүгә ышанычны арттыра.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Читайте нас