Кайбер гаиләләргә ул түләнмәячәк.
«Коммерсант» гәзите хәбәр иткәнчә, Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы аз керемле кайбер гаиләләргә балалар пособиесе түләүне чикли.
Балалар өчен пособиеләрне бүлгәндә хәзер ата-аналарның рәсми керемнәрен генә түгел, гаилә милеген дә исәпкә алачаклар, - дип яза «Коммерсантъ» гәзите. Өч яшьтән җиде яшькә кадәр балага түләүне туктату өчен, мәсәлән, кырык квадрат метрдан артык мәйданлы берничә йорт, өч автомобиль яки дүрт мотоцикл булу сәбәп булырга мөмкин.
Хезмәт министрлыгы шул рәвешле югары, әмма рәсмиләштерелгән керемнәре булганнарны бала пособиесе алу мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә тели. Шулай ук, басма мәгълүматлары буенча, тулысынча рәсми теркәлгән акча чыганагы булмау да дәүләт ярдәме алу өчен киртә булырга мөмкин.
Аз керемле гаиләдә бер балага пособие хәзер биштән ун мең сумга кадәр тәшкил итә.
Фото:pixabay.com.