+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
16 март 2021, 10:52

Менә кемнәр сокландыра!

Бөтендөнья Социаль хезмәткәрләр көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә әлеге хезмәткә гомерен багышлаган кешеләр белән таныштыра.

Бөтендөнья Социаль хезмәткәрләр көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге сәхифәсендә әлеге хезмәткә гомерен багышлаган кешеләр белән таныштыра.

"Бүген Бөтендөнья социаль эш көне билгеләп үтелә. Һәм мин сезгә искиткеч ике хатын-кыз турында сөйләргә телим, - дип яза ул.

Асия Урал кызы Баймөхәммәтова - Мәчетле районының Олы Устьикин авылы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре. Стажы - 11 ел. Аның 18 тәрбияләнүчесе бар: аларның кайберләре авырлык белән хәрәкәтләнә, кемдер бөтенләй йөрми... Һәркемгә тәрбия генә түгел, җылы сүз дә кирәк. Һәм ул һәркем өчен дә табыла.

Коронавирусның кызган вакытында, төп эшеннән тыш, Асия Урал кызы изоляцияләүдәге авыл кешеләрен дә йөреп чыга. Аларга дару һәм азык-төлек тарата.

Әмма җаваплы эш аңа искиткеч әни һәм нәнәй, картәни булырга комачауламый. Асия Баймөхәммәтованың дүрт баласы (икесен тәрбиягә алган) һәм ике оныгы бар. Авылда аны бик яраталар һәм хөрмәт итәләр, һәм, минемчә, бу бик дөрес.

Аның Мишкә районыннан коллегасы Юлия Имаева бу системада инде 30 ел эшли, хәзер ул - Мишкә районының «Гаилә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү автономияле учреждениесенең өйдә социаль ярдәм бүлеге мөдире.

Юлия Вил кызы, кабинетта эшләү дә халык белән аралашу өчен зур көч таләп итә, ди. Икесендә дә аның тәҗрибәсе бик зур".

Фото:facebook.com/radiyhabirov


Читайте нас