Федераль программаны тормышка ашыруда Башкортстан илдә беренче урынга чыкты.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасында билгеләнгән чараларны тормышка ашыруда авыл ипотекасы мөһим роль уйнавын күрсәтте, дип бәя бирелде күптән түгел узган Русия Хөкүмәте утырышында. Әлеге программа көченә кергәннән башлап 45 меңнән күбрәк заемщик ташламалы кредит алды һәм аның гомум суммасы 86 миллиард сумнан артты.
Февральгә булган мәгълүматларга караганда, авыл ипотекасы буенча хезмәтләндерү хокукы булган банклар 445 миллиард сумлык 208 мең заявка кабул иткән. Ил төбәкләре арасында иң күп заявка бирүдә Башкортстан лидер буларак билгеләнде. Барлыгы 2404 кредит бирелгән. Ленинград өлкәсендә ул — 1370, Новосибирск өлкәсендә – 1955, Удмурт Республикасында – 1816 һәм Татарстанда 1659 кешегә бирелгән.
Русиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев билгеләвенчә, дәүләт ярдәме белән бирелгән ташламалы ипотеканың авыл кешеләренең мегаполисларга күченеп китүен киметәчәгенә, бер үк вакытта шәһәрдә яшәүчеләрне аграр секторга җәлеп итәчәгенә һәм, гомумән, авыл территорияләрендә халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртачагына ышаныч зур. Әлбәттә, бу программа икътисадның һәм эшчәнлекнең төрле өлкәләреннән яшь белгечләрне авылга җәлеп итүгә, аларны биредә калдыруга булышлык итәчәк.
“Авыл ипотекасы” программасы быел да дәвам итәчәкме һәм аңа нинди үзгәрешләр кертелде? Ташламалы шартларда бирелгән кредитлардан Башкортстанда ничек файдаланалар?
“Авыл ипотекасы”ның ил тө-бәкләрендә популярлаша баруы көтелмәгән хәл түгел. Рәсми чыганакларга караганда, әлеге программа кысаларында бирелгән кредитларның һәр икенчесен 35 яшькә кадәрге кешеләр алган. Башка кредитлардан аермалы буларак, бу программа буенча теләгән һәр-кем заемщик була ала. Аны бирүдә яше, гаилә хәле, яшәгән урыны һәм социаль статусына бәйле чикләр дә юк. Әйтергә кирәк, авыл ипотекасын бирү хокукына, февральгә булган мәгълүматлар буенча, илдәге сигез банк ия. Аларның иң эреләре – “Россельхозбанк” һәм “Саклык банкы”.
Белешмә. Ил күләмендә заемщикларның уртача яше 37дән артмый. Авыл ипотекасыннан файдаланучыларның 12 проценты хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Сәнәгать һәм машина төзелеше тармагына – 9, мәгариф өлкәсенә – 8, сәүдәгә – 7, медицина өлкәсендә эшләүчеләргә – 6 һәм авыл хуҗалыгына 5 процент туры килә.
– Бу программа үзен аклый һәм авылдагы көн кадагындагы мөһим проблемаларны хәл итүдә ышанычлы юл булып тора, – диде Русия Хөкүмәте Пре-мьер-министры Михаил Мишустин. – Әлеге программаны арытаба да дәвам итү һәм шул максатларга акчаны күбрәк бүлү зарурлыгы турында ил Президенты да басым ясап әйтте. Авыл ипотекасы буенча бу фикерне Владимир Путин, шулай ук, Дәүләт думасы депутатлары белән очрашуда да анык белдерде. Агымдагы ел бюджетында шушы максатларга 4 миллиард сумнан артык акча бүленде. Шунысы да мәгълүм булсын: Хөкүмәт әти-әниләргә авыл ипотекасы буенча взнос буларак ана капиталы акчаларын файдалану мөмкинлеге бирүче карар әзерләде.
Бу елдан тагын бер яңалык кертелә. Ташламалы авыл ипотекасы әлегә кадәр заемщикка еллык ставкасы 0,1-3 процентка кадәр һәм 25 елга кадәр түләү шарты белән бирелде. Илдәге аерым категориягә караучы берничә өлкәне исәпкә алмаганда, калган барлык субъектлар өчен дә ипотека суммасы 3 миллион сумнан артмый иде.
Күптән түгел әлеге механизмны тагын да камилләштерү юллары турында федераль аграр ведомствода фикер алыштылар. Анда торак төзү өчен бирелгән кредит күләменең барлык өлкәләр өчен дә 5 миллион сумга җиткереләчәге турында сүз бара. Документта, шулай ук, Мәскәү өлкәсендәге аграр территорияләрдә теркәлгән һәм шул җирдә авыл хуҗалыгы тармагында кимендә 2 ел эшләгән һәм Русия Федерациясе гражданы булганнарга да авыл ипотекасында катнашу хокукы карала.
Мәгълүм булуынча, “Авыл ипотекасы” программасы 2020 елдан гамәлдә. Башкортстанның дәүләт программасы кысаларында кабул ителгән мөһим чарада активлык күрсәтүе, беренче чиратта, әлбәттә, республика җитәкчелегенең авылда тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, анда яшәүчеләр санының тотрыклылыгын саклауга юнәлтелгән игътибары турында сөйли.
– Республикада тормышка ашырылучы авыл ипотекасы программасы кредитлар саны һәм шушы максатларга бирелгән акча күләме буенча иң уңышлысы булды. Без аны бер ел элек башладык һәм аның нәтиҗәләре иң кыю фаразлардан да узып китте. Үткән елда ипотека кысаларында 5 миллиард сумга якын акча үзләштерелде һәм бу – ил төбәкләре арасында иң яхшысы, – дип бәя бирде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, республикада ташламалы ипотека кредиты белән, нигездә, балалары булган 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләр файдаланган. Җир участоклары булган йортлар сатып алуда алар Уфа, Стәрлетамак, Чишмә, Кырмыскалы, Иглин һәм Яңавыл районнарына өстенлек биргән. Радий Хәбиров, әлеге яңа биләмәләрдә инфраструктураны тагын да яхшырту, биредәгеләр өчен яшәргә һәм эшләргә уңайлы шартлар тудыру өчен җитди игътибар булырга тиешлеген ассызыклады.
Белешмә. Республика программасына ярашлы, 2022 елга кадәр Башкортстанда бер меңнән күбрәк гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртуга субсидия алачак. Субсидиянең гомум күләме 1 миллиард 152 миллион сум тәшкил итә.
Олег Төхвәтуллин.
(Фотолар Интернет челтәреннән алынды).