Шушы хакта закон кабул ителәчәк.
Җиде яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар җәмәгать транспортында “бердәм билет” буенча бушлай йөри алачак. Депутат Максим Зайцев Дәүләт думасына шул хакта закон проектын кертергә планлаштыра.
Сүз "автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставы" законына төзәтмәләр турында бара. "Документ нигезендә 7 яшьтән 16 яшькә кадәр пассажирлар башлай йөрү хокукына ия булырга тиеш", - дип яза «Известия".
Закон проекты авторы аңлатмасында, хәзерге вакытта җиде яшькә кадәрге балаларга түләүсез йөрү мөмкинлеге бирелгән, диелә. Күптән түгел 16 яшькә кадәрге билетсызларны транспорттан төшереп калдыруны тыючы закон кабул ителде. Шулай итеп, алар өчен дә бушлай йөрүне законлаштыру таләп ителә.
Фото: pixabay.com.