Гәзит битләрендә үзләренең тырыш хезмәте белән ихтирам һәм хөрмәт яулаган кешеләр турында язудан да күңеллерәк эш юктыр. Гомәр кызы һәм Рәфит Тимерҗан улы Әрдәшировларны да Кырмыскалы районының Прибельский авылында беләләр һәм хөрмәт итәләр. Икесе дә “хезмәт ветераны”, һәрберсенең хезмәт юлы бер генә оешма белән бәйле.
Рәфит Тимерҗан улы 43 ел “Башкирэнерго” җәмгыятенең “Үзәк электр челтәрләре” бүлекчәсендә хезмәт салган. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Аеруча хезмәт күр-сәткәне өчен” медале, “Башкортстан Республикасының атказанган энергетигы” дигән мактаулы исем, бихисап Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Узган елда хезмәт ветеранына “Башкортстан Республикасы төзелүгә – 100 ел” юбилей медале тапшырылды. Зифа Гомәр кызының исә барлык гомере балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган. Югары категорияле укытучы, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, шулай да аның өчен иң югары бүләк – укучыларының уңышлары, дип исәпли ул.
Әрдәшировлар, яшәү мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып, 45 ел тату гомер кичерә. Күптән түгел зәңгәр якут – сапфир туйларын билгеләп үткәннәр. Дөньялары җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Ә Рәфит абый белән Зифа апаның икесенә дә хас бу сыйфатлар.
Хезмәт алдынгысы
Рәфит Әрдәширов 1950 елның 20 октябрендә ямьле Агыйдел буенда урнашкан Сарт-Нәүруз авылында туа. Кечкенәдән эшкә җигелеп, чын авыл егете булып үсә ул. Шуңа да бәхетне читтән эзләү турындагы уйны башына да китерми, язмышын туган төбәге белән бәйләргә карар итә. Моңа фронтовик гаиләсендә тәрбияләнү дә үз йогынтысын салгандыр.
Әтисе Тимерҗан Әрдәширов 1941 елда 17 яшьлек чагында фронтка алына. Элемтәче дә, танкист та булып хезмәт итә. Барлык сугыш юлын узып, каты яралар алып, 1945 елда гына туган йортына кайтып керә. Күркәм гаилә кора. Рәфит Тимерҗан улы әйтүенчә, сугыш яралары еш кына үзләрен сиздереп торса да, ул беркайчан да эштән аерылмый. Эшсөярлек, тырышлык, Туган илгә тугрылык сыйфатларын ул биш баласында да тәрбияли. Рәфит гаиләдә икенче бала булганлыктан, эшнең асылын белеп, кече туганнары турында хәстәрлек күреп, әти-әнисенә ярдәмләшеп үсә.
Урындагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлау белән электрчы булу теләген тормышка ашыру өчен Стәрлетамакка юл ала. Ләкин яше җитмәгәнлектән, укырга алмыйлар. Егет югалып калмый, авылдан ерак түгел подстанция төзелә – ул шунда юллана. Һәм аны эшкә алалар. Әл-бәттә, башта төрле эшләрдә йөрергә туры килә, ләкин соңыннан оешма җитәкчелеге аны махсус курсларга укырга җибәрә. Һәм Рәфит Әрдәшировның арытабангы хезмәт биографиясе “Башкирэнерго” җәмгыятенең “Үзәк электр челтәрләре” бүлекчәсе белән бәйле була. Армия сафларында (хезмәт юлы чит илдә яшерен гаскәрләрдә үтә) хезмәтен тутырып кайтканнан соң һәм хаклы ялга чыкканчы туган оешмасының оператив бригадасында эшли. Аларга барлык районны хезмәтләндерергә туры килә. Буранмы, яңгырмы, караңгы төнме – авария булган объектка юллананып, җи-тешсезлекләрне төзәтәләр.
– Электрик эше бик хәвефле, кечкенә хата да кеше гомеренә торырга мөмкин. Шуңа да объектка килеп җитү белән иң тәүдә авариянең нәтиҗәсен бәһалим, хәлне хезмәттәшләремә аңлатам һәм, ничек эш итү юлларын билгеләп, шуннан соң гына эшкә тотына идек, – ди энергетика ветераны, хезмәт чорын искә алып.
Балаларга багышланган гомер
Зифа Гомәр кызы да тумышы белән Сарт-Нәүруз авылыннан. Укытучы булырга аңа, күрәсең, язмыш үзе кушкан. Ул күренекле Солтангалиевлар нәселеннән. Билгеле булуынча, бу ыруның байтак вәкилләре гомерләрен шушы изге эшкә багышлаган. Шуңа Зифаның балачактан шундый хыял белән януына гаҗәпләнәсе дә юк.
Башта туган авылындагы мәк-тәптә белем ала, аннары укуын күрше Прибельскийда дәвам итә. Кулына урта белем турында аттестат алу белән Стәрлетамак педагогия институтына юллана. Физика-математика факультетын уңышлы тәмамлап, дипломлы белгеч туган ягына кайта һәм Прибельский мәктәбенә эшкә урнаша. Биредә ул 35 ел дәвамында балаларга математика серләрен төшендерә. Төпле белем алган укучылары, киләчәк тормышларын шул юнәлештә дәвам итеп, югары техник уку йортларына укырга керә. Бүген укучыларының уңышларына сөенеп бетә алмый мәгариф ветераны. Чөнки бу – хезмәтеңә иң югары бәһа бит! Ә дистә еллар дәвамында ничә буын балаларга төпле белем һәм ныклы тәрбия биргән ул!
Кирәк-терәк булу
Рәфит абый белән Зифа апа бер-берсен кечкенәдән беләләр. Алар бер урамда 10 йорт аша гына үсә. Күрәсең, шуңа микән аларның тормышка карашлары да бер үк. Кечкенәдән эшләп үскән, уйлап эш итүчән, үз дигәненә ирешү өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтылган Рәфит үз мәхәббәтен дә кулыннан ычкындырмый. Ни генә дисәң дә, Зифага мәктәп елларыннан ук күз атып йөри бит ул.
– Рәфитнең сеңлесе белән бер сыйныфта укыдык. Еш кына аңа ярдәмләшергә килә идем. Безнең каршыбызга утыра да, миннән күзен дә алмый иде, – ди Зифа Гомәр кызы, уйлары белән шул елларга әйләнеп кайткандай, иренә елмаеп. – Күрәсең, беренче мәхәббәт чаткылары шунда ук барлыкка килгән...
Ләкин яшьләр арасында чын сөю хисләре мәктәп тәмамлап, берничә ел узгач кына барлыкка килә. Ә 1975 елда алар гаилә учагын кабызып җибәрә.
Әрдәшировлар инде күптән хаклы ялда. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Капканы атлап керү белән тирә-яктагы тәртип күзгә ташлана. Зур һәм күркәм йортта тормыш кайный. Ял һәм бәйрәм көннәрендә балалары һәм оныклары кайтып ярдәмләшә. Илдар белән Әлфия, икесе дә Уфа авиация техник университетын тәмамлап, бу тормышта үз юлларын табып, күркәм гомер кичерәләр, балалар тәрбиялиләр. Оныклар кайтуын Рәфит Тимерҗан улы түзем-сезлек белән көтә, чөнки аларның уртак мавыгуы бар – балык кармаклау.
– Бу мавыгу Агыйдел буенда үскәннәрнең барысына да хастыр ул, – ди Рәфит абый. – Менә хәзер оныкларым да артымнан иярә.
Әрдәшировларның тагын бер яраткан шөгыле турында әйтми мөмкин түгел. Бакчада казынудан алар көч-куәт ала. Әнә шулай барысын да булдыра алар. Йорт-кураларының төзеклеге, тормыш-ларының муллыгы да – тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсе.
Ялгышмаган алар бер-берсен сайлап. Гаиләдә алар – бер-берсенә терәк, сөекле ир белән хатын, балалары һәм аларның гаиләләре өчен – хәстәрлекле әти-әни, ә өч оныгына – кадерле нәнәй белән картәти, күрше-күлән, туганнар, дуслар, авылдашларына – аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле, ярдәмчел һәм ышанычлы кешеләр.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.