“Без Бөек Ватан сугышы чорының авыр елларын кичердек, Аллаһыга шөкер, әлегә кадәр исән-саубыз һәм, ниһаять, безгә “сугыш чоры балалары” статусы бирелүгә шатбыз”, - ди Нуриман районының Красная Горка авылында яшәүче Әмир Мөнәвәров. Ул 1940 елда туган, гомер буе терапевт булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда, хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр.
Пенсионер сугыш вакытында алар апасы Кәтифә белән колхозда эшләүче әниләренә ярдәм итү турында хатирәләрен яңарта.
“Без, ниһаять, закон проектын кабул итүебезгә бик шат, аның нигезендә безгә “сугыш чоры балалары” статусы биреләчәк. Ләкин болай дип әйтәм: республикада аның белән бераз соңга калдык, диярлек. Иң яшебезгә инде - 80. Күп үләләр. Иң мөһиме, безне онытмасыннар, дип телибез. Һәм башка беркайчан да сугыш булмасын!” - ди пенсионер.
Искәртәбез, бүген, 25 мартта, Дәүләт җыелышында “Башкортстан Республикасында сугыш чоры балалары турында” законы проекты каралды. Аңа ярашлы, республика территориясендә яшәүче гражданнарның аерым категорияләренә (1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туган, Башкортстан территориясендә даими яшәүче Русия Федерациясе гражданнарын) матди, социаль һәм медицина ягыннан тәэмин итүне яхшырту максатында “Сугыш чоры балалары” статусы билгеләү мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышының 2 пунктын үтәү йөзеннән эшләнде.
Русия Федерациясе Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, мондый гражданнар саны 2021 елның 1 гыйнварына 189 155 кеше тәшкил итә.
Закон проекты белән гражданнарның күрсәтелгән категорияләренә медицина ярдәмен алуга өстенлекле хокук бирү, стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасына юлламаларны чираттан тыш бирү, шулай ук Башкортстан Башлыгы Указы белән билгеләнә торган бер тапкыр түләнә торган социаль ярдәм чараларын билгеләү тәкъдим ителә. Бюджет керемнәре арткан саен, ярдәм күләме артачак.
Закон 2021 елның маеннан үз көченә керер дип планлаштырыла.
Федераль дәрәҗәдә сугыш чоры балалары турындагы проект закон чыгаручылар тарафыннан инде 2014 елдан карала. Русиянең кайбер субъектларында төбәк кануннары гамәлдә, алар буенча сугыш чоры балалары ай саен пособие ала яки билгеле бер ташламалардан файдалана.
Фото: bashinform.ru