Ипотекага фатир сатып алып, аның өчен кредитларын вакытында түләмәүче гражданнарның торакларын тартып ала башлаячаклар. Бу торак бердәнбер булса да.
Илебездә 1 апрельдән коронавирус пандемиясе чорында Үзәк банк тәкъдиме белән ипотека түләүче гражданнарга ярдәм йөзеннән кертелгән чаралар бетерелә. Бу чараларның иң әһәмиятлесе бурычлы кешеләрнең ипотекага алынган фатирларына, әгәр дә ул бурычлының бердәнбер торагы булса, тимәү иде.
Белгечләр әйтүенчә, хәзер коронавирус белән авыручыларга, әлеге чир аркасында керемнәре азаючыларга ипотека каникуллары бирелү туктала. 1 апрельгә кадәр реструктуризация алып калмаучылар хәзер инде бу процедурага өмет итә алмый.
Шулай итеп, ипотекага алынган фатир өчен бурычыгыз җыелса, аны сездән тартып алырга күп сорамаячаклар. Моңа бу торакның сезнең өчен бердәнбер булуы да киртә түгел.
Кем дә кем ковид белән авырып ятуы һәм керемнәре төшүе сәбәпле, кредит каникуллары рәсмиләштергән булса, аларга хәзер кредитларын никадәр җыелган, шулкадәр үк күләмдә түләргә кирәк булачак.
Шул ук вакытта кайбер Русия банкларында ипотека сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең 40 процентының үтенечен кире кага башлаганнар. Моның сәбәбе - кредит алырга теләүченең матди хәлен җентекләп тикшерү һәм түли алмаслык гражданнарны шунда ук исемлектән төшереп калдыру.
Фото: paramartha.ru