Билгеләнгән таләпләргә туры килгән очракта, 3-7 яшьтәге балалары булган һәркемнең моңа хокукы бар.
1 апрельдән 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр арттырылган пособиегә дәгъва итә ала. Президент Владимир Путин әлеге указга март башында ук кул куйды. Якынча исәпләүләр буенча, Башкортстанда 80 меңнән артык гаиләнең арттырылган түләү алу мөмкинлеге бар, диде журналистлар белән очрашуда республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ольга Кабанова.
Бу максатларга барлыгы 13 миллиард сум акча кирәк булачак. Аларның 88 процентын федераль казна бүлә, 12 процентын республика үз өстенә ала. Министр урынбасары сүзлә-ренә караганда, әлеге вакытта Башкортстанда бу түләүне 100 меңгә якын гаилә ала. Әлеге гаиләләр-нең кереме элекке дәрә-җәдә сакланган очракта, аларның 45 меңе — бер балага 10 077 сум, 40 мең гаилә — шул сумманың 75 процентын, ягъни 7557,75 сум, һәм 15 мең гаилә — 5038,5 сум, ягъни һәр балага пособие күләменең база күләмен алачак.
Ольга Кабанова белдерүенчә, элек рәсми керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган барлык гаиләләр дә хәерче дип саналса, хәзер гаилә мөлкәте: фатирлар, йортлар, җир участоклары, транспорт исәпкә алыначак. Әйтик, гаиләнең кереме яшәү минимумыннан түбән булса да, берничә фатирың яисә йортың бар икән, метражны исәпкә алачаклар: фатирда ул бер кешегә 24 квадрат метрдан, ә йортта 40тан да артмаска тиеш. Әгәр фатир яисә йорт бердәнбер булса, аларның метражына игътибар итмиләр.
Җир участоклары да исәпкә алына: шәһәр халкы өчен — 25 сутыйдан, һәм авыл җирендә яшәүчеләр өчен 1 гектардан артмаган җире булган гаиләләр пособие алу хокукына ия. Искәрмә: әгәр дә җир социаль ярдәм кысаларында алынган булса.
Шулай ук милектә торак булмаган бер бина, бер да-ча һәм бер гараж (яки күпбалалы һәм инвалид баланың ата-аналары өчен — ике) булырга мөмкин.
Транспортка килгәндә, двигателе 250 ат көченнән артмаган бер автомобиле һәм бер мотоциклы булган гаиләләргә пособие билге-ләнә. Автомобиль һәм мотоцикллар саны буенча күпбалалы һәм инвалид балалы гаиләләр өчен генә искәрмә ясала.
Быел пособие билгеләгәндә исәпкә алына торган тагын бер мөһим деталь — “нольле керем” дип атала. Димәк, гаиләнең барлык өлкән әгъзаларында да ниндидер рәсми керем — хезмәт хакы, эшкуарлык эшчәнлегеннән керем, стипендия яисә пенсия булырга тиеш. Керемегез “ноль” булса, сез пособие алмаячаксыз. Бу кагыйдә өч яшькә кадәр бала (әтисе яисә әнисе булмаса, өлкәнрәк тә), яки инвалид карау буенча отпускта булучы, көндезге формада укучы, армиядә хезмәт итүче (аннан соң да 3 ай), иректән мәхрүм итү урыннарында җәза срогын үтүче (азат ителгәннән соң да 3 ай), авыручы (3 айдан артык) һәм эш эзләүче (тик мәш-гульлек үзәгендә теркәл-гәндә генә һәм ярты елдан да озаграк түгел) кешеләргә кагылмый. Шулай ук, күпба-лалы гаиләдә үзен бала карауга багышлаган ата-аналарның берсе эшләмәскә мөмкин.
— 3 яшьтән 7 яшькә ка-дәр балалары булган барлык гаиләләрнең дә пособиегә хокукы бар, бу — беренче һәм төп кагыйдә, — дип билгеләп үтте брифинг барышында министр урынбасары. — Алга таба түбәндәге шартлар буенча узарга, “нольле керем” төшенчәсе белән танышырга, милеккә ревизия ясарга мөмкин, чөнки биредә без-нең өчен серләр булмаячак. Барлык мәгълүматны, шул исәптән салым хезмәтеннән дә, ведомствоара хезмәт-тәшлек юлы белән алачакбыз.
Ул, закон буенча, гаризаны карау өчен 30 көнгә кадәр вакыт бирелә, дип өстәде. Уңай хәл ителгән очракта, апрель башында гариза биргән гаиләләр үз акчаларын майның 20лә-рендә алачак.
Арттырылган күләмдә түләү билгеләү өчен агымдагы елның 31 декабренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Гариза бирү датасына карамастан, яңадан исәпләү 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырылачак.
Әгәр гаилә инде әлеге түләүне ала икән, аңа да аның күләмен яңадан исәп-ләү өчен гариза бирергә кирәк булачак. Барлык сораулар буенча 8 (347) 200-80-80 номеры буенча Социаль ярдәм үзәгенең күпканаллы телефонына шалтыратырга мөмкин.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.