+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
9 апрель 2021, 13:40

Башкортстан "Путин пособиеләре"нә гаризалар буенча лидерлар исәбенә керде

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт җитәкчелеге белән 2019 һәм 2020 еллар юлламаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында киңәшмә уздырды.

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт җитәкчелеге белән 2019 һәм 2020 еллар юлламаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында киңәшмә уздырды.
Социаль сәясәт мәсьәләләре буенча җаваплы вице-премьер Татьяна Голикова сөйләгәнчә, 2020 елда яңа пособиегә - аз керемле һәм өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балаларны тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм, бюджеттан бу максатларга 214 миллиард сум акча тотылган. 2021 елда бу сумма 276 миллиард сумга кадәр арта, чөнки исәп-хисап методикасы үзгәрә.
"1-8 апрельгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында 846 мең гариза бирелгән. Абсолют лидерлар булып Краснодар крае, Башкортстан Республикасы һәм Алтай крае тора. Бу төбәкләр түләүләрне башлады инде", - диде ул.
Нәтиҗә сыйфатлы башкарылган эш турында сөйли: пособиеләрне бирү механизмы төзелгән, ә керемнәре аз булган гаиләләр үзләренең хокуклары турында беләләр һәм актив файдаланалар. Төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында сөйләүләренчә, узган ел өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балаларга айлык түләүне Башкортстанда 137 212 бала тәрбияләүче 106 711 гаилә алган, пособиеләрнең гомум суммасы җиде миллиард сумнан артык тәшкил иткән.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас