+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
13 апрель 2021, 08:30

Пенсия хыял булып кына калмагае...

Дәүләт тарафыннан таләпләр арту сәбәпле, русиялеләрнең бер өлеше картлык буенча пенсиядән мәхрүм калачак.

Дәүләт тарафыннан таләпләр арту сәбәпле, русиялеләрнең бер өлеше картлык буенча пенсиядән мәхрүм калачак.

Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) экспертлары илне үстерү буенча гомумдәүләт максатлары контекстында Русиядә пенсия системасы турында доклад әзерләгән. Менә шул документта “Дәүләт тарафыннан таләпләр арту сәбәпле, русиялеләрнең бер өлеше картлык буенча пенсиядән мәхрүм калачак”, дигән нәтиҗә ясалган.

"Стажга һәм шәхси пенсия коэффициенты күләменә карата таләпләрне арттыру, мәҗбүри пенсия страховкасы системасын (ОПС) һәркемгә карата куллану куркыныч тудыра, чөнки яңа таләпләр буенча Русия гражданнарының байтагы картлык буенча сстраховка пенсиясенә дәгъва итә алмый», — дип яза ТАСС әлеге документка таянып. Икътисадчылар фикеренчә, бу хәл илдә социаль киеренкелекне көчәйтәчәк, дип кисәтә.
Мәсәлән, шушы көннәрдә Ырынбурда Пенсия фонды хезмәткәрләренең 64 яшьлек кешегә пенсияне исәпләүдән баш тартуы фаҗигагә китергән. Ир өлкә Хөкүмәте бинасы янында үз-үзенә ут төрткән.

Фото: pixabay.com.
Читайте нас