Апрельдә ветераннар пенсия белән бергә Җиңү көненә 10 000 сум күләмендә ел саен бирелә торган акчалата түләү алачак.
Русия Пенсия фондының төбәк бүлеге мәгълүматларына караганда, Башкортстанда әлеге түләүләргә 166 инвалид һәм 479 Бөек Ватан сугышы ветераны исәп тота ала.
"Барлык кирәкле эшләр башкарылган, түләү Пенсия фондында булган мәгълүмат нигезендә башкарыла", — дип хәбәр итте бүлек идарәчесе Фоат Хантимеров.
Исегезгә төшерәбез, ил территориясендә, шулай ук Латвия, Литва һәм Эстония республикаларында даими яшәүче, Бөек Ватан сугышы инвалидлары яки анда катнашучылар булган Русия Федерациясе гражданнары ел саен 10 000 сум күләмендә акчалата түләү хокукына ия.
Фото: башинформ