+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
19 апрель 2021, 11:03

Бала туган очракта яңа түләүләр булачакмы?

Әлеге масштаблы түләүләр 2022 елда ук гамәлгә кертелмәкче.

Әлеге масштаблы түләүләр 2022 елда ук гамәлгә кертелмәкче.

Русиядә яңа масштаблы түләүләр кертергә планлаштыралар. Халыкка финанс ярдәм белән Русия хакимияте илдә туучылар санын арттырырга җыена. Бу хакта социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча Хөкүмәт каршындагы Совет утырышына сылтама белән Магадан Медиа хәбәр итә.

Түләүләр 2022 елда ук булыр дип көтелә. Химаячелек мәсьәләләре буенча совет әгъзасы, Юшгары икътисад мәктәбе проректоры Лилия Овчарова белдергәнчә, яшәү өчен акчасы булмаган хатын-кызны аборт ясамаска ышандыру авыр. Бу фикергә Хөкүмәттә колак салдылар һәм балалар пособиеләре күләмен арттырырга, шулай ук яңа түләүләрне гамәлгә кертергә карар кылдылар.

Аерым алганда, илдә "балалы яшь студент гаиләсе" төшенчәсе барлыкка киләчәк. Мондый гаиләләргә дәүләт төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк.

Моннан тыш, Хөкүмәт тулы булмаган гаиләләрдәге балалар, шулай ук ата-аналарның берсе алимент түләмәгән гаиләләр өчен пособиеләрне арттырырга җыена. Шулай ук авырлы хатын-кызлар өчен керемнәре яшәү минимумыннан түбән булганнарга пособие кертеләчәк.

Фото: yakutiamedia.ru
Читайте нас