Русия миллиардеры Олег Дерипаска 2020 елда илдә ярлылык кимү турында Росстат мәгълүматларын тәнкыйтьләде.
Статистика хезмәте керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган русиялеләр санын 17,8 миллион кеше дип бәяләгән. Дерипаска әфәнде раслаганча, илдә мондыйлар 80 миллионга якын.
"Шушы көннәрдә Росстат үз статистикасының шактый күңелсез интерпретациясен бастырып чыгарды: ведомство узган ел Русиядә хәерчелек 2014 елдагы минимумга кадәр кимегән, дип раслый. Безне керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган русиялеләр саны 17,8 миллион тәшкил итә дип ышандырырга тырышалар. Чыннан да, безнең илдә мондый хәерче гражданнар 80 миллион», - дип язган Олег Дерипаска үзенең Telegram-каналында.
Бизнесмен белдергәнчә, соңгы елларда Росстат «саннар белән виртуоз идарә итәргә һәм статистиканы манипуляцияләргә» өйрәнгән. «Без хәзер хәерчелекне "җиңү" турындагы "уңай" отчетларны укырга мәҗбүр. "Җиңү"нең нигездә кәгазьдә булуы гына кызганыч..." - дип тә өстәгән ул.
Элегрәк Росстат хәбәренә таянып, керемнәре яшәү минимумыннан түбән русиялеләр өлеше 2019 елдагы 12,3 проценттан 2020 елда 12,1 процентка кадәр кимегән, дип язган идек. Шулай итеп, Росстат бәяләвенчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча ярлылар саны 17,8 миллион кеше тәшкил иткән. Шуның белән бергә, Хисап палатасы да күптән түгел хәерчелекне киметү өчен аз керемлеләргә карата дәүләт ярдәме чараларының тиешле дәрәҗәдә булмавына зарланган иде.