Аерым категория гражданнарга торак бушлай бирелә.
Аз керемле русиялеләр һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ кешеләр социаль наем шартнамәсе буенча бушлай фатир алырга хокуклы.
"Бушлай торак алуга хокуклы гаиләләргә торак шәхси милек итеп түгел, ә социаль наем шартнамәсе кысаларында бирелә. Ягъни дәүләт күчемсез милек хуҗасы булып санала", - дип ассызыклады хокук белгече Иван Денисов «Прайм» икътисади мәгълүмат агентлыгына.
Шул ук вакытта, торак алу өчен русиялеләр аз керемлеләр статусын рәсми рәвештә расларга тиеш. “Урындагы үзидарә органы тарафыннан гаиләнең гомум кереме һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә яшәү минимумыннан түбәнрәк дип исбатланган очракта (салым базасы белән бәйле башка критерийлар да бар), бу гражданнар аз керемлеләр булып исәпләнә", — дип билгеләп үтә СПбДУның хезмәт һәм социаль хокук кафедрасы ассистенты Фатыйма Ногайлиева.
Моннан тыш, үз вазыйфаларын кимендә ун ел биләгән судьялар да бушлай торак алу хокукына ия. Бу, шулай ук, хәрбиләргә дә, ятим балаларга да кагыла. Бушлай торак алуга авыл җирлегендә эшләүче табиблар һәм укытучылар да дәгъва итә ала.
Русиядә аз керемлеләргә ипотека буенча, инвалид балаларны караганнарга һәм башкалар өчен федераль, төбәк дәрәҗәдәге социаль ярдәм программалары бар.