+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
21 Апреля 2021, 10:10

Балаларга да, йөкле хатыннарга да ярдәм булачак

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында игълан итте.

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында игълан итте.

Әйтик, август урталарында русиялеләр мәктәптә укучы һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак.

Путин түләүләрне 2021 елның көзендә мәктәпкә барачак булачак беренче сыйныф укучыларына таратырга кушты.

Президент тулы булмаган гаиләләргә аерым ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте, мондый гаиләләрдәге 8 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга 5 650 сум күләмендә акча биреләчәк.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы мохтаҗ йөкле хатын-кызларга аена 6 350 сум түләргә тәкъдим итте.

Фото: мк.ру
Читайте нас