+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
21 апрель 2021, 11:25

"Без чын күңелдән шатланабыз"

Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова Русия Президентының Федераль Җыелышка Юлламасына аңлатма бирде.

Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова Русия Президентының Федераль Җыелышка Юлламасына аңлатма бирде.

«Без мәктәп балалары тәрбияләнгән гаиләләр өчен чын күңелдән шатланабыз, чөнки халык мөрәҗәгатьләренең күпчелегендә шушы үтенеч була иде. 1 июльдән 8-16 яшьлек мәктәп укучыларына яшәү минимумының яртысы күләмендә түләү билгеләнәчәк. Президент ил буенча уртача 5650 сум диде. Безнең республикада, балага яшәү минимумы 10 077 сум тәшкил итүен исәпкә алып, бу сумманың яртысы, 5000нән аз гына артыграк бу пособие 1 июльдән булачак, — дип аңлатты министр. — Шулай ук ил Президенты тулы булмаган түбән керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга да яшәү минимумының яртысы күләмендә түләү билгеләнәчәген әйтте. Безнең республикада 492 000 мәктәп укучысы, димәк, 500 меңнән артык бала 10000 сум алачак, бу барлык гаиләләр өчен зур ярдәм, шул исәптән балаларны быел мәктәпкә җыючылар өчен дә. Бушлай туклану турында да әйтелде".

Ленара Иванова билгеләп үткәнчә, барысы да ил Президентының Юлламасын дулкынлану белән көткән, чөнки бик мөһим әйберләр яңгырар дип ышанганнар, һәм алар, чыннан да, яңгырады.

«Бу, чынлыкта, балалар тәрбияләүче гаиләләргә турыдан-туры акчалата ярдәм. Без Владимир Владимирович әйткән карарларга әзерләнәбез. Хәзер барысын да тиз арада тормышка ашыру өчен үз системабыз эшкә керешәчәк - хезмәт базары, мәшгульлек үзәге буенча да, алиментлар буенча да бик сөендем, чөнки бу күптән авырткан җир иде. Балалар ялы турында да яңгырады. Шулай ук бик яхшы, кирәкле тема, алда - җәй. Күпләр бу мөмкинлектән файдаланыр дип уйлыйм. Боларның барысы да эшли алсын өчен, бөтен «нормативка»ны тиз арада көйләргә кирәк».

Төп тезис сыйфатында министр Русиядә балалы гаиләләргә тулы бер ярдәм күрсәтүне ассызыклады.

Фото: башинформ
Читайте нас