Русиядә инвалидлар өчен пенсияләрне автомат рәвештә билгеләүне кертергә мөмкиннәр.
Аларга гариза язарга кирәк булмаячак. Закон проекты Дәүләт думасының алдагы пленар утырышларында каралачак.
«Яңа кагыйдәләр нигезендә, мәгълүматларны инвалидларның федераль реестрына керткәннән соң, алар автомат рәвештә Пенсия фондына җибәреләчәк. Аннан соң кешегә пенсия билгеләү турында хәбәр киләчәк", - дип хәбәр итә "Парламентская газета". Моннан тыш, инвалидларга төбәкләрдә каралган социаль өстәмәләрне һәм вакытыннан алда пенсияләрне автомат рәвештә билгеләячәкләр.
Элегрәк Русия Пенсия фондында 12 100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында белдергәннәр иде. Ул 80 яшькә җиткән русиялеләргә бирелә. Моннан тыш, 2022 елның 1 гыйнварына кадәр дистанцион хезмәт күрсәтү режимы озайтылды. Шул ук вакытта русиялеләрнең яртысыннан артыгының пенсияләрдән канәгать булмавы ачыкланган иде. Респондентларның 3 проценты гына әлеге пенсиягә “кешечә” яшәп була, дип саный.
Фото:pixabay.com.