Иҗтимагый палата отпускларны 28 көннән 35 көнгә җиткерергә тәкъдим итә. Бу яңалык кемнәргә кагыла?
Иҗтимагый палата әгъзасы Солтан Хәмзәев ял итү урыны итеп үз Ватаныбызны сайлаган гражданнарның отпускларын 28 көннән 35 көнгә җиткерү тәкъдиме белән чыккан. Бу җәһәттән аның хаты Премьер-министр Михаил Мишустин өстәленә салынган да инде.
Хәмзәев әлеге хатында ассызыклавынча, ел саен Русиянең миллионлаган гражданы чит ил курортларына юл тота. Ә бу исә аларның акчалары - дистәләрчә миллиард сум чит илләр туристик инфраструктурасын үстерүгә китә дигән сүз. Бу акчалар үзебездә калса, туган илебезнең курорт зоналарын яхшыртуга зур этәргеч бирер иде, ди ул.
Хәмзәев, ял итү урыны итеп Русияне сайлаучы ватандашларыбызның отпуск көннәрен арттырып, 35 көнгә җиткерү максатка ярашлы булыр иде, ди. Аның тәкъдиме буенча, бу яңалыктан илебезнең курортларына 10 көннән ким булмаган түләнелгән туристик юллама алган, яки кунакханәләр өчен түләгән туристларыбыз файдалана алачак.
Шул ук вакытта Русия Президенты Владимир Путин илебез эчендә ял иткән гражданнарга компенсация бирүне ел ахырына кадәр озайтырга дигән идеяне хуплаган иде инде.
Фото: vyboroved.ru