+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
27 апрель 2021, 10:59

Яллар хезмәт хакына йогынты ясаячакмы?

Кайбер көннәр календарьдә "кызыл" белән билгеләнмәгән бит...

4-7 майга кадәр эшкә чыгу өчен икеләтә күләмдә түләнмәячәк, чөнки күрсәтелгән даталар бәйрәм көннәренә керми. Бу хакта республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
Әмма хезмәткәрләр тулы күләмдә түләүгә исәп тота ала. Аталган көннәрдә ял итүчеләр шулай ук хезмәт хакын саклый һәм ай азагында яңа яллар хезмәт хакына берничек тә йогынты ясамаячак.
Шулай ук ведомство ачыклаганча, оешмалар һәм хакимият органнары аларның 1-10 майда эшләвен тәэмин итүче хезмәткәрләр санын ачыкларга тиеш. Билгеләп үтелгәнчә, хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итү аларның ризалыгыннан башка да мөмкин.
Фото: newsbash.ru
Читайте нас