Аңа бик күпләр дәгъва итә ала.
Русия халкы дәүләттән 450 мең сум алуга дәгъва итә ала. Аларны ипотеканы каплауга тотынырга мөмкин булачак. Бу сумма өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә каралган.
Өченче һәм аннан соңгы бала гаиләдә 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр туарга тиеш. Өлкән балаларның яше һәм никахның рәсми булуы мөһим түгел.
Кредит шартнамәсенең 2023 елның 1 июленә кадәр имзалануы мөһим. Гаиләгә банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шулай ук студент булган ата-аналарга да дәүләт ярдәме каралган. Аларның күләме яшьләрнең кайсы төбәктә яшәвенә бәйле.