Башкортстанда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр санын ел ахырына кадәр 35-36 мең кешегә кадәр киметү планлаштырыла.
Бу хакта төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников хәбәр итте.
"35-36 мең эшсез - бу база фаразы. Әгәр без федераль дәрәҗәдә кабул ителгән чараларда эш бирүчеләр белән тыгыз эшләсәк, эшсезләр саны бу күрсәткечтән дә кимрәк булырга мөмкин, — дип белдерде Юрий Мельников. - Гомум эшсезлеккә килгәндә, безнең алда — 2019 ел күрсәткечләренә, пандемиягә кадәр чорга кайту бурычы тора. Бу барлык икътисади актив халыкның 4,4 проценты дигән сүз. Башкортстан өчен ул мөһим күрсәткеч, чөнки соңгы 26 елда - иң түбәне".
"Без хезмәт базарында җанлануга һәм аның төп күрсәткечләрен яхшыртуга йөз тотабыз", - дип йомгаклады Юрий Мельников.
Төбәктә эшсезләр саны буенча иң зур күрсәткеч 2020 елның октябренә туры килә. Рәсми мәгълүматларга караганда, ул вакытта Башкортстанда 129 меңнән артык эшсез исәпләнә.
Хәзерге вакытта республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 67 меңнән артып китә. Бу вакыт эчендә эшсезлек дәрәҗәсе - 6,82дән 3,69 процентка кадәр, киеренкелек коэффициенты 3,5 тән 1,4 процентка кадәр кимегән.
Фото: башинформ