Быел аларның гомум бәясе — 65 миллион сум.
Башкортстанның Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды җәмгыять үсешендә катнашучы һәм социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга грантлар бирү буенча яңа конкурс үткәрә. Проектларны финанслауның планлаштырылган гомум күләме — 165 миллион сумга якын.
“Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә фонд директоры Люция Юлыева белдерүенчә, республикадан конкурска бүленгән акча 90 миллион сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, төбәк коммерциягә карамаган, хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү чыгымнарын берлектә финанслау буенча конкурста катнаша. Республикага 74,8 миллион сумлык алдан бирелгән заявка хупланган. Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган очракта, булачак конкурс проектының бюджеты төбәкнеке белән кушылачак һәм 165 миллион сумга якын тәшкил итәчәк. Гаризалар майда кабул ителә башлаячак, төгәл дата соңрак билгеле була.
Республика Башлыгы грантларын бирү тәртибе үзгәрде. Беренчедән, конкурста бары тик социаль юнәлешле коммерциягә карамаган, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар катнаша ала. Конкурста катнашучыларның гариза биргән вакытка салымнары, федераль һәм төбәк бюджетларына элек алынган грантларны һәм субсидияләрне кире кайтару буенча бурычлары булмаска, оешма юкка чыгарылу, үзгәртеп кору стадиясендә тормаска тиеш.
Тагын бер үзгәреш — гаризалар кабул итү вакыты 20дән 30 көнгә кадәр арттырылган. Гаризалар тапшыру механизмы гадиләштерелгән. Хәзер гариза бирүчегә Уставның гамәлдәге редакциясен, ышаныч кәгазен (гаризаны оешма җитәкчесе тапшырмаган очракта), шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Элегрәк гариза бирүчеләрдән Федераль салым хезмәте һәм Русия Юстиция министрлыгының төбәк идарәсеннән белешмәләр соратып алына иде.
— Моннан тыш, Фонд грант исәбенә рөхсәт ителгән чыгымнар төрләрен киңәйтте. Отылган грант, Русия территориясе буенча проект белән бәйле булса, штат хезмәткәрләренең командировка чыгымнарын түләүгә тотынылырга мөмкин. Акча, шулай ук, подрядчылар — чит оешмалар һәм шәхси эшкуарлар хезмәтләре өчен түләүгә файдаланылырга мөмкин, ләкин грант күләменең 30 процентыннан артмаган өлеше генә. Монда офис чыгымнары, биналарны арендалау, җиһазлар, милек сатып алу, транспортта йөрү, яшәү, туклану чыгымнары керми. Моннан тыш, грант коммуналь хезмәтләр өчен: электр, су, җылылык һәм газ белән тәэмин итү һәм башка чыгымнарны түләүгә кулланылырга мөмкин, әмма алар проектны тормышка ашыруда катнашучы биналарның мәйданы һәм аны гамәлгә ашыру вакыты белән тәңгәл килергә тиеш, — диде Фонд директоры.
Гаризалар кабул итү башланыр алдыннан 11 майдан 20 майга кадәр Фонд “Башкортстан Башлыгы грантына кадәр 7 адым” марафоны уздыра. Фондның социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә белгечлер социаль проектлаштыру нигезләре, “Башкортстан грантлары” порталына конкурска гариза бирү, проект сметасын ничек әзерләү турында онлайн-укулар үткәрәчәк.
“Проектларның тематикасы киңәйтелде. Хәзерге вакытта республикага туучылар санын, гомер озынлыгын арттыруга, гаилә институтын ныгытуга юнәлтелгән проектлар кирәк. Актив яшьләр өчен мәдәни-киңкүләм һәм спорт чаралары проектлары актуаль. Чүп эшкәртү, аларны аерым җыю буенча экологик проектлар, волонтерлык һәм гражданлык җаваплылыгын үстерүгә юнәлтелгән проектлар таләп ителә”, — дип өстәде Люция Юлыева.
Башкортстанның Гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды 2019 елда оештырылды һәм грант конкурсларын үткәрү буенча вәкаләтле оешма булып тора. Былтыр Фонд өч конкурс үткәрде, аларда коммерцияле булмаган оешмалардан 124 проект җиңде.