Президент Владимир Путин еллык Юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын атаган иде.
Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин министрлыкларга һәм ведомстволарга адреслы финанс ярдәме күрсәтү турында хисап тотарга кушты. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.
Тулы булмаган балалы гаиләләргә, авырлы хатын-кызларга пособие, шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләү — ун мең сум — мәктәп укучыларының ата-аналарына 17 августка кадәр күчереләчәк.
Президент Владимир Путин Федераль җыелышка Юлламасында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын атады. Аерым алганда, сүз алиментларга бәйле проблемаларны хәл итү, шулай ук июльдән тулы булмаган гаиләләрдәге 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга аена 5650 сум күләмендә түләү кертү турында барды.
Моннан тыш, дәүләт башлыгы 7 яшькә кадәрге балаларны карау өчен “больничныйлар”ны тулы күләмдә түләргә кушты, ә авыр матди хәлдә калган йөкле хатын-кызлар аена 6350 сум акча алачак.
Фото: "Кремлин. ру"