+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
8 Май 2021, 07:15

Үз өеңдә үз көең

Районда янә ике гаиләгә торак хәлләрен яхшыртуга сертификат тапшырылды.

Районда янә ике гаиләгә торак хәлләрен яхшыртуга сертификат тапшырылды.
Краснокама районында торак мәсьәләсенә кагылышлы программаларны тормышка ашыруга зур игътибар бирелә. Аеруча “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы буенча зур эш алып барыла, чөнки бу демография проблемасын да хәл итәргә булыша.
2010 елдан әлеге программа буенча районның 29 яшь гаиләсенә җәмгысы 21 миллион сумнан артыграк ярдәм күрсәтелгән. Шушы көннәрдә янә ике гаиләгә торак хәлләрен яхшыртуга сертификат тапшырылды.
Бәхетле парлар — Байдимировлар һәм Вариннар. Байдимировлар Иске Бура авылында яши, гаилә башлыгы Александр юл мастеры булып эшли, ә хатыны Екатерина — дәваханәдә шәфкать туташы. Әлегә гаилә балигъ булмаган өч бала — Полина, Анна, Павел белән кечкенә иске өйдә яши. Хыяллары — яңа йорт бетереп чыгу.
— Хөкүмәтнең мондый зур ярдәменә без бик шат. Инде йортның проектын төзи башладык, балалар үз бүлмәләре турында хыяллана. Шатлыгыбызның чиге юк! — ди Екатерина Владимировна.
Рината һәм Денис Вариннар Куян авылында яши, Денис — авыл Советында шофер булып эшли, Рината декрет ялында. Гаиләдә өч бала үсә: Радмир, Рәсүл, Алина.
— Без икенче балабызга ана капиталы алган идек, аны файдаланмадык. Хөкүмәт биргән әлеге акчаны кушып, иркен, якты фатир алачакбыз. Шундый күңелле мәшәкатьләр белән яшибез! — ди Рината.
Сертификат алган бәхетле гаиләләрне без дә котлыйбыз. Йортларда балаларның шат тавышлары тынмасын, матур фатирлар сатып алып, йортлар төзеп чыгарга язсын!
Гөлнара Гыйлемханова.
Краснокама районы.
Читайте нас