Стәрлетамактагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә "Модернизацияләү лидеры" исеме бирелде.
Стәрлетамакта Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «2019-20 елларда халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтен модернизацияләү лидеры» дип билгеләп үтелде. Бүләкләү тантанасы V Санкт-Петербург Халыкара хезмәт форумы кысаларында узды.
Судьялар комиссиясе әгъзалары белдерүенчә, Стәрлетамакта урнашкан көньяк-көнчыгыш районара Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Башкортстанда беренче булып "пилот" модель үзәге булган. "Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү өчен мәшгульлек һәм хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру" төбәк проекты кысаларында биредә хезмәт атамасыннан алып, хезмәт функцияләренә кадәр барысы да үзгәрде. Аның төп бурычы - шәхси ярдәм файдасына эшкә урнаштыруның нәтиҗәсез алымнарыннан баш тарту.
Халыкны эш белән тәэмин итүнең яңартылган үзәге хәзер «Русия эше» бренды астында эшли. Ул килүчеләр өчен дә, белгечләр өчен дә максималь уңайлы һәм ачык булды. Хәзер граждан, интерактив порталда Шәхси кабинеты булган очракта, Мәшгульлек үзәгенә беренче тапкыр бару өчен уңайлы датаны һәм вакытны мөстәкыйль рәвештә сайлый алачак.
Фото: правительстворб.ру