+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
17 Мая 2021, 11:40

Авыл пенсионерлары шәһәргә күчкәндә дә өстәмә түләү сакланачак

Русия Дәүләт думасы икенче укуда 30 ел һәм аннан да күбрәк стажы булган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре шәһәргә күченгән очракта пенсияләренә өстәмә түләүне саклап калу турында закон проектын кабул итте.

Русия Дәүләт думасы икенче укуда 30 ел һәм аннан да күбрәк стажы булган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре шәһәргә күченгән очракта пенсияләренә өстәмә түләүне саклап калу турында закон проектын кабул итте.

Яңа закон карарын башлап җибәрүчеләр “Бердәм Русия” партиясеннән парламентарийлар булды.

1,5 мең сум исәбеннән өстәмә акча 2019 елдан кимендә 30 ел авыл хуҗалыгында эшләгән өчен авыл халкына түләнгән - инвалидлык яки картлык буенча пенсия суммасының 25 проценты. Кагыйдәләр буенча, бу өстәмә авыл җирендә яшәүне дәвам иткән эшләмәүче пенсионерлар өчен сакланып калган. Әгәр гражданнар аның чикләреннән чыкса, өстәмәләр гамәлдән чыга иде.

Кабул ителгән закон проекты нигезендә хәзер өстәмәне авыл пенсионерлары хәтта яшәү урынын алмаштырганда да алачак.

Бу үзгәрешләр кирәк, дип билгеләп үтә Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты әгъзасы, “Бердәм Русия” фракциясе әгъзасы Зариф Байгускаров. Депутат исәпләвенчә, пенсиядә алар уңайлырак шартларга күчәргә карар кылганнар яки яшәү урынын үз теләге белән алыштырмаганнар икән, пенсионерларны хезмәт хакы акчаларыннан мәхрүм итү дөрес түгел дип саный.

“Бу мәсьәләне без, гражданнар мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, берничә тапкыр Русия Хөкүмәте алдында күтәрдек. Практика күрсәткәнчә, өлкәннәргә авырган яки картайган кешегә бер ялгызы гына авылда яшәү авырга туры килгән һәм алар шәһәргә үзләрен караган балаларынаа күчеп китәргә мәҗбүр булган очраклар күп. Мондый очракларда алар бу өстәмә түләүдән мәхрүм ителмәячәк", - дип билгели Башкортстаннан сайланган парламентарий. - Бу гадел булыр, чөнки кешеләр гомер буе авыр авыл хезмәте башкарды: чирәм җир сөрделәр, иген чәчтеләр һәм җыйдылар, бөтен илне азык-төлек белән тәэмин иттеләр. Алар яшәү урынына бәйсез рәвештә өстәмә керемнәр алырга хокуклы".

Шулай ук закон проектында Русия Пенсия фондының социаль пенсиясен билгеләү өчен кирәкле документларны, шул исәптән чит дәүләттән дә, кешегә ярдәм итү өчен предприятиеләр һәм архив учреждениеләре адресына запрослар җибәрү хокукы беркетелгән. Шулай итеп, әлеге эшне раслаучы документлар килгәндә, гражданнардан гаризалар теркәмичә, социаль пенсия арттырылачак.

Закон кабул ителгәннән соң пенсионерлар өчен бу эшне Русия Пенсия фонды үз өстенә алачак.
“Закон проектын язгы сессиягә кабул итәргә планлаштырабыз”, - дип өстәде Зариф Байгускаров.

Фото: “Бердәм Русия”
Читайте нас