+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
18 Май 2021, 14:35

Башкортстан алдынгы урында

Русия Президенты Владимир Путин белән хезмәт базарындагы хәл мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков "Росстат" мәгълүматларын китерде.

Русия Президенты Владимир Путин белән хезмәт базарындагы хәл мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков "Росстат" мәгълүматларын китерде.
Алар буенча, мартта Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча эшсезлек дәрәҗәсе 5,4 процент тәшкил иткән – бу 4,1 миллион кешедән ким. Искәртеп узабыз: августта эшсезлек дәрәҗәсе 6,4 процент, яки 4,8 миллион тәшкил иткән иде.
- 17 төбәктә мәшгульләр саны буенча пандемиягә кадәр күрсәткечләргә ирешелгән инде. 40 субъектта эш белән тәэмин итүчеләр саны фараз буенча яисә бераз алданрак тергезелә. Әлеге субъектларның күбесе - федераль ярдәм чараларын куллану буенча лидерлар. Мәсәлән, Башкортстан Республикасы, Кырым, Ростов өлкәләре - наймны субсидияләү буенча иң активлар исәбендә, - дип билгеләп үтте министр.
Башкортстанда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда наймны субсидияләү дәвам итә. Быел юридик берәмлекләргә һәм шәхси эшкуарларга эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру белән бәйле чыгымнарны каплау каралган.
2021 елның 1 гыйнварына Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданны штатка кабул итсә, һәр эш бирүче субсидия ала ала. Түләүләр өч этапта башкарыла. Беренче түләүне - 19 153 сум - эш бирүче граждан эшләгән беренче айдан соң ук, икенчесен - өченче айдан соң, тагын берсен алтынчы айдан соң алачак.
17 майга 615 эш бирүчедән әлеге чарада катнашу өчен 1323 гариза килгән, 3711 вакансия теркәлгән. Көн саен эш бирүчеләрдән уртача 40 гариза керә, һәр гариза буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүче белән шәхсән элемтәгә керә һәм кирәкле хезмәткәрләрне сайлый. Әлеге чараны тормышка ашыру барышында 317 эш бирүче субсидияләнгән найм программасы буенча 517 эшсез гражданны эшкә урнаштырган.
Фото: правительстворб.ру
Читайте нас