40 яшендә инвалид булып калган хатын 60та да кысан бүлмәдә яшәргә мәҗбүр.
Уфада яшәүче Анна Луняшина 20 елга якын тиешле шартлары булган торак алалмый. Аның ике аягы да ампутацияләнгән, шуннан соң ул квадрат метр алу өчен чиратка баскан. Чират җиткән, әмма аны алда шатлыклы өй туе урынына, озак вакытка сузылган суд утырышлары көтә.
Бу коммуналкадагы яшәү шартларын адәмчә дип атавы кыен, әмма биредә 1нче төркемгә караган аяксыз инвалид инде ике дистә елдан артык яши. Пандуслар һәм уңайлы баскычлар турында монда сүз дә юк. Хатын атнага бер тапкыр юына, ире белән мунчага бара. Ә бу коммуналкада уңайлыклардан бәдрәф кенә.
Анна Луняшинаның иренә дә 70 яшь. Пенсия яшендә булуына карамастан, ул эшләвен дәвам итә. 3нче төркем инвалид булса да, хатынын күтәреп йөртә. Бу хисләрен күрсәтү генә түгел, кирәкле процедура да.
2002 елда Анна Луняшина торак алуга чиратка баскан. Чират җиткән, ә фатир урынына, хатын сүзләренә караганда, узган ел аңа 850 мең сум күләмендә торак сатып алу өчен сертификат тәкъдим икәннәр.
Ә ул торакка җитми. Бүлмәләр тәкъдим итә башлаганнар, әмма анда да хәл начар.
Луняшиннарга адвокат бушлай ярдәм итә. Юрист барлык инстанцияләргә дә мөрәҗәгать иткән, аның сүзләренә караганда, чиновниклар җаваплылыкны бер-берсенә тапшыра гына.
Закон буенча, хатын ике тапкыр зуррак торакка дәгъва итә ала, чөнки аның авыруы дәваланмый. Иң мөһиме - моны кәгазьдә исбатлау.
Анна Евлампиевна республиканың Төзелеш министрлыгын судка бирергә гариза язган инде. Гаилә адвокаты җавап бирүчеләрнең даирәсе киңәергә мөмкин дип саный. Беренче тыңлаулар июнь аенда узачак.
Фото: bash.news