Президент Юлламасы нәтиҗәләре буенча Русиянең ике миллионнан артык гаиләсе һәм йөкле хатын-кызлар яңа ярдәм чаралары алачак.
Дәүләт думасында өченче, ахыргы укылышта Президент Юлламасының социаль нигезләмәләрен гамәлгә ашыру өчен «Бердәм Русия» тарафыннан әзерләнгән төзәтмәләр кабул ителде. Яңалыклар арасында - җиде яшькә кадәр балаларның ата-аналарына хезмәт хакының 100 процент күләмендә "больничный" түләү, диде «Бердәм Русия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Исаев. Бу норма 2021 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак.
Моннан тыш, хәзер йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан һәм авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар ай саен түләүләр алачак. 1 июльдән мондый пособие ил буенча уртача 6350 сум тәшкил итәчәк. Бу инициативаны «Бердәм Русия» Владимир Путин катнашкан беренче социаль онлайн-форумда игълан итте.
"Безнең исәпләүләр буенча, алдагы практиканы исәпкә алып, якынча 630 мең хатын- кыз ярдәм алачак", - дип билгеләп үтте Андрей Исаев.
Өченче төзәтмә бердәнбер ата яисә ана тарафыннан тәрбияләнүче, алиментлар түләү турында суд карары булган 8 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга пособие билгеләүгә кагыла. Шул ук вакытта мондый гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә яшәү минимумыннан артмаска тиеш. "Безнең фаразлар буенча, тиешле пособие 360 мең баланы үз эченә алачак. Ул Русия буенча уртача 5360 сум тәшкил итәчәк. Аны шулай ук 1 июльдән түли башлаячаклар", - диде Андрей Исаев.
"Ата-аналар берләшмәсе тиздән яңа ярдәм чаралары гамәлгә керер дип исәп тота" - , ди «Русия аналар советы» хәрәкәте рәисе Татьяна Буцкая. «Төп яңалыкларның берсе-иртә срокларда исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга ярдәм итү. Алар "демографиянең кайнар ноктасында" тора. Аларга ярдәм дә юк иде диярлек-бары тик аз гына түләүләр. Аларга ярдәм итү мөһим», — диде ул. Аның сүзләренә караганда, 16 яшькә кадәр балаларның ялгыз ата-аналарына ярдәм итү дә бик мөһим.
«Бердәм Русия»нең Башкортстан буенча бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров билгеләп үткәнчә, балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары – бик актуаль тема.
"Йөклелекнең иртә срокларында хатын-кызларга яшәү минимумының яртысын ай саен түләү турындагы карарны аерым билгеләп үтәм. 1,5 айлык көмәне белән медицина оешмасына исәпкә баскан булачак ана, гаиләдәге керем яшәү минимумыннан артмаган очракта, ярдәм алырга хокуклы. Минемчә, бу карар аз керемле гаиләләр өчен бик мөһим. Пособиеләрне 8 яшьтән алып 17 яшькәчә балалары булган тулы булмаган гаиләләргә дә түли башлаячаклар. Шулай итеп, аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү буенча бердәм система булдырыла. Бу хәерчелеккә каршы көрәшкә зур өлеш кертә.
Партиянең төбәк бүлеге «Хәстәрлек картасы» проекты кысаларында социаль якланмаган катламнар белән эшләү тәҗрибәсенә ия. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән халыкның төп өлеше-нәкъ менә балалы гаиләләр. Яңа ярдәм чаралары мохтаҗ кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк", - диде Рөстәм Әхмәдинуров.