Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш киңәшмәсе үткәрде, анда туучылар санын арттыруга юнәлтелгән өстәмә системалы чаралар турында фикер алыштылар.
- Русия Президенты Владимир Путин Юлламасында демографик сәясәтнең стратегик бурычы - халык санын һәм гомер озынлыгын табигый арттыруны тәэмин итү, - диде Радий Хәбиров. - Без республикада туучылар санын арттыруга юнәлтелгән берничә чара эшләдек, проблемалы сорауларны һәм алдагы гамәлләребезне билгеләдек. Без бу юнәлештә тагын ниләр эшли алуыбыз турында уйларга кирәк.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр иткәнчә, Башкортстанда туучылар санының тулаем Русия һәм Идел буе федераль округындагы суммар коэффициенты (бер хатын-кыз тудырган балалар саны) югарырак дәрәҗәдә саклана.
Туучылар санын арттыруда йөклелекне саклап калу, яки өзү турында карар кабул итү хәлендә булган хатын-кызларга аборттан соңгы консультация бирү, шулай ук аларга психологик ярдәм күрсәтү һәм хәлләрен белеп тору мөһим урын алып тора.
- Бу эш нәтиҗәсендә узган елда, 2019 елдагы белән чагыштырганда, абортлар санын 15 процентка киметүгә ирешелде, - диде вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. - Шулай итеп, без 1 601 гомерне саклап кала алдык.
Республика бала тудыру йортларында социаль сораштырулар нәтиҗәләре буенча, Башкортстан Башлыгы йөкле хатыннарны витаминлы тукландыруны оештыру, булачак һәм яшь әниләр өчен онлайн-курслар булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.