+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
31 Май 2021, 07:35

10 мең сум алу өчен...

Гаризаларны кайчан кабул итә башлыйлар?

Гаризаларны кайчан кабул итә башлыйлар?

Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендәге акчаны алу өчен гаризалар июль уртасында кабул ителә башлаячак. Бу хакта Русия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина белдерде.

"Гаризаларны июль урталарында кабул итәргә ниятлибез, төгәл дата карар чыккач билгеләнәчәк. Август аенда түләүләр башлана. Гаризалар 1 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк”, — дип хәбәр итте ул Иҗтимагый совет утырышында.

Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен бары тик бер генә гариза (КФҮ яки Дәүләт хезмәтләренә, Пенсия фонды бүлегенә, социаль яклау органнарына) тапшырырга кирәк булачак. Калган эшне дәүләт башкарачак.

Исегезгә төшерәбез, 21 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча кайбер чараларны игълан итте. Аерым алганда, дәүләт башлыгы 1 июльдән тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә торган сигез яшьтән алып 16 яшькә кадәр балаларга аена уртача 5 650 сум түләү кертеләчәген әйтте. Моннан тыш, түләү авыр матди хәлдә булган йөкле хатыннарга да биреләчәк. Мондый түләүләрнең күләме аена уртача 6 350 сум (йөклелекнең алтынчы атнасыннан соң) тәшкил итәчәк. Шулай ук мәктәп яшендәге балалар һәм булачак беренче сыйныф укучылары булган гаиләләргә дә быел 10 мең сум түләнәчәк.

Фото: башинформ
Читайте нас