+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
1 июнь 2021, 15:50

Балачакның гүзәл бәйрәме

Бүген Кырмыскалы районында Балаларны яклау көненә багышланган чаралар берсеннән-берсе чагу булды.

Бүген Кырмыскалы районында Балаларны яклау көненә багышланган чаралар берсеннән-берсе чагу булды.

Шулай, район үзәгендәге “Ак күл” мәдәният һәм ял паркы шау-гөр килеп торды. Биредә “Пиратлар кичәсе”, “Башкортстан балаларына – сәламәт йөрәкләр” профилактика акциясе, ГТО элементларын үз эченә алган конкурслар, ярышлар оештырылды, аттракционнар, төрле мәйданчыклар эшләде.

Сахай авылындагы Ял паркы да бүген умарта күчен хәтерләтте. Бирегә күрше авыллардан да килүчеләр бихисап булды. Моның өчен авыл биләмәсе хакимияте авылларга автобуслар җибәрде.

Бәйрәм программасы да бай һәм эчтәлекле иде. Күршеләр дә күчтәнәчләрен мулдан алып килгән – Ял паркы сәхнәсендә иң чагу концерт номерлары тәкъдим ителде. Тамаша залының тулы булуыннан да концертның бик шәп икәнен аңларга мөмкин иде. Кыскасы, биредә һәркем үзенә шөгыль таба алды: кемдер – аттракционнарда вакытын уздырса, кемдер осталык дәресендә катнашты.

Ә менә спорт мәйданчыклары егетләр белән шыгрым тулы иде. Якындагы тартмада мәктәп укучылар тренер һәм физик культура укытучысы Илмир Шәфыйков җитәкчелеге астында футбол турниры үткәрсә, каршыда гына якташыбыз, Бельский авылы егете, Уфа шәһәрендәге Стритлифтинг федерациясе җитәкчесе Руслан Мөхәммәдьяров та ярышлар оештырды. Руслан Гаяз улының сүзләренчә, нәтиҗәләр белән ул бик канәгать –егетләрнең физик әзерлегенә сокланырлык.

Мәсәлән, 6 яшьлек Самат Мөхтәруллин җирдән 100 тапкыр күтәрелеп, барысын да таң калдырды. Үзе әйтүенчә, спорт белән ул берничә ел шөгыльләнә, бер ел тхэквондо секциясенә йөри. Бу көнне дә ул Стритлифтинг федерациясе җитәкчесе кулыннан лаеклы медален һәм дипломын алуга иреште.

Бу көнне бер генә бала да бүләксез калмагандыр. Авыл биләмәсе тормышында, мәдәни һәм спорт ярышларында актив катнашкан укучыларга Сахай авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хөснетдинов тантаналы шартларда дипломнар тапшырды. Шулай ук бәйрәмне оештыруда иганә ярдәме күрсәткән эшкуарлар – Тамара һәм Радмир Зәйнуллиннар, Ләйсән һәм Ришат Халиковлар, Елена һәм Рөстәм Хафизовлар, Илмира һәм Фидарис Хәмәдиевларга да рәхмәт сүзләре яңгырады.

Сахай авыл биләмәсе хакимиятенең балаларга зур бәйрәм бүләк итү ниятеннән оештырган чарасы чагу һәм күңелле үтте. Тантана сәбәпчеләренең хәтерендә дә ул бик озак сакланыр әле.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас