+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Социаль өлкә
3 июнь 2021, 07:38

Алты яшьлек балаларга да 10 мең сум тиеш!

Моның турында кичә ил Президенты Владимир Путин белдерде.

Балаларга тиешле 10 мең сум түләүне балалары мәктәпкә 6 яшьтән барачак гаиләләр дә алырга тиеш, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин чәршәмбе көнне Хөкүмәт әгъзалары белән үткән киңәшмәдә.
Президент билгеләп үткәнчә, документның башлангыч текстында балаларга бу елның мартына кадәр 6 яшь тулган гаиләләр өчен генә матди ярдәм алу мөмкинлеге булган.
"Бу ярдәмне шул исәптән ата-аналар гаризасы буенча мәктәпкә 6 яшьтән барачак гаиләләр дә ала ала", - диде дәүләт башлыгы, указның башлангыч проекты төзәтелгәнлеген раслап.
Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин һәм вице-премьер Татьяна Голикова документка инде төзәтмәләр кертелгәнен расладылар.
Фото: news.allelets.ru
Читайте нас