Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм SuperJob хезмәттәшлек турында килештеләр.
SuperJob онлайн рекрутинг платформасы Башкортстан халкы өчен махсус «ПроРаботу с SuperJob» дигән күләмле белем бирү проектын башлап җибәрә. Проект барлык категория халыкка хезмәт базары һәм эш эзләү турында мәгълүмат бирергә ярдәм итәчәк.
«Бүген төбәкләр алдында Русия Президенты куйган амбициоз бурыч тора - республикада эш белән мәшгуль халык санын пандемик күрсәткечләргә кадәр тергезергә кирәк. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм «СуперДжоб» арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую республикада эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә китерәчәк», — диде Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында әлеге министрлык җитәкчесе Ленара Иванова.
Белем бирү платформасының бурычы - республикада хезмәт базары үсешенә ярдәм итү, хезмәт ресурсларының сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттыру. 2021 ел азагына кадәр SuperJob әйдәүче экспертлары Башкортстан республикасында яшәүчеләр өчен даими бушлай онлайн-курслар үткәрәчәк. Курсларны берничә мең кеше узар дип көтелә.