Башкортстаннан Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров мондый хәлләргә шундый аңлатма бирә.
"2017 елның 29 декабрендәге "Русия Федерациясе Торак кодексының 15 һәм 36 мәддәләренә инвалидларга күпфатирлы йортларда торак биналарга каршылыксыз кереп йөрү өчен шартлар тәэмин итү мәсьәләсе буенча үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон 2018 елның 9 гыйнварыннан көченә керде, - ди ул. - Анда инвалидларга анда урнашкан торак бинага тоткарлыксыз керү өчен күпфатирлы йортта уртак милекне урнаштыру тәртибенә таләпләр куелган.
Күпфатирлы йортта уртак милекне тиешенчә карап-тоту, шул исәптән күпфатирлы йорттагы урыннар милекчеләренең гомум милке составына керә торган биналардан һәм башка милектән файдалануның куркынычсыз шартларын күпфатирлы йорт идарәсе тәэмин итәргә тиеш.
Күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулына бәйле рәвештә (идарәче оешма, ТСЖ, торак кооперативы) җитәкче исеменә пандус урнаштыру һәм аны кайда эшләргә кирәклеген сорап гариза язарга кирәк. Идарәче оешма мөрәҗәгатьне карау сроклары, шулай ук аңа җавап бирү рәвеше һәм тәртибе күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсе белән билгеләнә.
Торак йортларда пандусларны проектлау һәм җиһазлар өчен кирәкле барлык техник параметрлар СНиПом 35-01-2001 тарафыннан регламентланган. Пандус булмаган, яки пандусның таләпләргә туры килмәгән очракта, граждан Дәүләт торак күзәтчелегенә мөрәҗәгать итә ала, ул тикшерү уздырырга һәм, хокук бозулар булган очракта, җаваплылыкка җәлеп итәргә тиеш.
Шулай ук хокуклары бозылган кеше яшәү урыны буенча прокуратурага мөрәҗәгать итәргә хокуклы, ул, үз чиратында, хокук бозуларны бетерү турындагы таләпләрне үтәү өчен күрсәтмә җибәрәчәк.
Прокурор, шулай ук, йорт идарәсенә пандус урнаштыруны таләп итеп, мөмкинлекләре чикле кеше мәнфәгатьләрендә судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Фото: “Бердәм Русия”.